Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлады. «Без космонавт булырга хыялланып үстек! Ә сездә андый хыяллар булдымы? Космонавтика көне белән!» — дип язган ул үзенең аккаунтында урнаштырылган видеоролик астына.
Исегезгә төшерәбез, ел саен Россиядә 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елда Совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» космик корабында «Байконур» космодромыннан старт алып дөньяда беренче тапкыр Җир шары тирәли очыш ясады. Бу очыш 1 сәгать 48 минут дәвам итте. Юрий Гагарин уңышлы гына җиргә кире әйләнеп кайтып кешелек өчен галәмгә юл ачты.
Фото: http://kamskoe-ustie.ru