Логотип Магариф уку
Цитата:

Абитуриент берьюлы 5 югары уку йортына гариза бирә ала

Югары уку йортына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланган һәм көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстанда барлыгы 44 югары уку йорты  һәм аларның филиаллары абитур...

Югары уку йортына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланган һәм көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстанда барлыгы 44 югары уку йорты  һәм аларның филиаллары абитуриентларны кабул итә.
     Бүген абитуриент бер үк вакытта 5 югары уку йортына гариза бирә ала. Элек абитуриент документларны бары өч белгечлек буенча гына бирә ала иде.
      Быел вузларга документлар тапшыру механизмы киңәйтелде. Хәзер моны вузның электрон мәгълүмат системасы ярдәмендә яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «вузга онлайн керү» суперсервисы аша башкарырга мөмкин. Моннан тыш, традицион рәвештә документлар кабул итү дә саклана.
     Конкурс исемлегендә хәзер керүчеләрнең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме күрсәтелмәячәк. Моның урынына – СНИЛС номеры яисә керүченең уникаль коды.
     Шулай ук төп этапның «икенче дулкыны» гамәлдән чыгарылган. Әгәр элек беренче этапта бюджет урыннарының 80% ы тулса, икенче этапта калган 20% ы тулысынча тутырылса, хәзер абитуриентлар бер этапта кабул ителәчәк.
      Беренче булып югары уку йортлары олимпиадачыларны, ташламалары булган абитуриентларны һәм целевик студентларны кабул итәчәк. Аннары конкурс исемлегеннән төп бюджет урыннарына абитуриентлар. Конкурс исемлекләре көнгә кимендә биш тапкыр яңартылачак, бу абитуриентларга рейтингта үз позицияләре турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Элек мондый яңартуны көнгә бер генә тапкыр уздырганнар иде.
                                                                                                                                                                                        
 
                                                                                                  Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ