«Абый, җен бармы?»

Радио-телевидениегә дә, газета-журнал редакцияләренә дә, мәктәпләрдә, клубларда очрашу вакытында да бик күп сораулар ява, хәтта урамда, транспортта очраган кешеләр дә  нинди дә булса сорау бирәләр. Ул сорауларның күбесе бертөрле була, алай да арада бик үзенчәлекле, үзгә сораулар да очраштыра. Телдән сораганнарны мин исемдә тотарга тырышам, язма рәвештә бирелгәннәрен җыеп барам.

Моннан егерме-утыз еллар чамасы әүвәл татар авылларындагы клубларда – олылар, мәктәпләрдә балалар үзбелдекләре белән язучыга, артистка сорау бирмиләр иде. Артист җырлый, язучы сөйли: «Сорауларыгыз бармы?» – диләр сәхнәдән, залда кабер тынлыгы. Оялалармы, тарсыналармы, кыенсыналармы? Аңламассың. Укучының, тамашачының сорау бирмәгәненә гаҗиз булып, кичәләрне оештыручылар сорауларны алдан әзерләп, язып, укучыларга тараталар да «Син менә шулай сора!» дип әмер бирәләр иде.  Бала шушы язуны ятлап ала да, сорау бирер вакыт җиткәч, ни сорыйсын оныта, ыкы-мыкы килә, яна-пешә, тирләп чыга. Баланың интегүләренә карап, син борчыласың. Чөнки язучы-артист халкы авылдан киткәч, ялгышканы өчен бу балага укытучысыннан бик каты гына эләгәчәк.

Мәктәпләргә йөргәнемдә мин алдан хәбәр бирмичә генә пәйда булырга яратам. Укытучылар алдан сорау әзерләп, үзләренең сорауларын укучылары исеменнән әйттереп, балаларны интектергәннәрен күрәсем килмичә, мин «яшертен» генә мәктәпләргә килеп чыгам. Укытучылар, балаларны фикерләргә өйрәтмичә, балалар өчен үзләре сорау биреп, балаларны мөстәкыйльлектән мәхрүм итәләр кебек тоела  миңа. Баланы сорау бирер дәрәҗәгә китереп җиткерергә, тәрбия кылырга, өйрәтергә, укытырга кирәк. Балаларың сорау бирә белми икән, син –  укытучы гаепле, балага түгел, синең үзеңә «ике»ле куярга була.

1980 елда мин, машинама утырып, Актаныш, Минзәлә якларына сәяхәт иттем. Сентябрь ае иде бу. Агый-дел буйларында балык тотып, әрәмәлекләрдә җиләк җыеп, истирахәт кылып, Чаллыга таба кайтып киләм. Юл кырыена гына урнашкан бер авылга якынлашканда офыктан кап-кара болыт чыгып, бу тарафка якынлаша башлады. Мәктәп балалары укытучылары җитәкчелегендә кырга бәрәңге алырга чыккан. Ажгырып, дулап кара болыт килә. Әһә, дидем, бу балалар хәзер яңгырдан качып мәктәпкә кереп тулачаклар, бүген бәрәңге алу булмаячак, дәресләргә алар әзер түгел. Бу балалар минеке, дидем дә машинаны мәктәп ягына  бордым. Чыннан да, кара болыт килеп тә җитте, коеп яңгыр да ява башлады, балалар, чыр-чу килеп, мәктәпкә кереп тулдылар. Машинамнан төшеп, Хуҗамәт  мәктәбенә кереп киттем. Каршыма бер укытучы очрады да танып алды:

 – И Ходаем, Батулла бит бу! И-и, киләсегезне белгән булсак, шигырьләрегезне балаларга ятлаткан булыр идек, алдан ук сораулар әзерләгән булыр идек, – дип көяләнә  башлады бу.

«Мин шигырьләр язмыйм бит»,– дип, ханымның йөзен ертасым килмәде инде, «шагыйрь дәрәҗәсен йотып»:

– Борчылмагыз, ханым, – дидем, – балалар, үзләре уйлап, үзләре теләгәнне сорарлар.

Ханым, кул селтәп:

– Һәй, безнең мокытлар сорау бирә белми бит алар,  – диде.

Дөресен әйтим, бу укытучы миңа бер дә ошамады. «Укытучылары мокыт булганга балалары мокыт түгелме икән?» дигән фикер кыймылдады башымда.

Балаларны тезеп бастырдылар, кечкенәләр алда, буйлылар арттарак. Әзерләнмәгән бу очрашу гаять кызык узды. Ул укучылар, алдан  әзерләнмәгән килеш, миңа кырык ике сорау бирделәр. Аларның күбесе бер-берсенә охшаш, әмма балалар фикерли, балалар кыю, алар кызыксына, ят кешенең күзенә карап, сүзләрен әйтә алалар. Иң олы могҗиза алда иде әле. Очрашу азагында мин: «Тагын сорауларыгыз бармы?»– дидем. Шунда өченче рәттә басып торучы бер малай кыюсыз гына:

– Абый, булмаган нәрсәнең тизлеге буламы аның? – дип сорады.

Бөтен мәктәп дер селкенде: шаркылдап көлде халык. Әлеге малай елмаймый да миңа карап тора. Укытучылар да бик борчулы күренә. Янәсе, малай мәгънәсез сорау бирде бугай. Бу малай яшьтәшләре белән бик аралашмый торган укучы икән. Аны тилегә санап йөрткәннәрме, аның соравы бөтен мәктәп өчен көлке чыганагы булды. Сәмигуллинмы, Сибгатуллинмы, Сөнгатуллинмы, шундыйрак фамилияле иде ул бала. (Бүген инде аңа 45 яшьтер.)

Мин көлмәдем. Сибгатуллин физика буенча үз сыйныфында үтеләчәк темаларны әллә кайчан үзлегеннән узган, хәзер атом-төш  физикасы  белән кызыксына икән.

Югары сыйныфтагылар көлеп арыгач, мин җитди генә әйтеп куйдым:

– Нейтриноның массасы юк! – дидем. –  Ә тизлеге бар. Массасы  булмаса да, ул яктылык тизлеге белән секундына 300 000 чакрым араны узып китә.

Кайчандыр мин «Знание-сила», «Техника молодёжи», «Наука и техника» журналларын алдыра идем. Шунда Италия чыгышлы Америка галиме, атом-төш физикасының остасы Ферминың ачышы турында укыган идем. Ферми атомны ярып, таратып, яңадан җыю белән шөгыльләнгән вакытта хәйран кала, яңадан җыйганда җитмәүчелеккә тап була галим: электрон да, протон да, нейтрон да –  барысы да бар, ләкин атомның авырлыгы да, күләме дә кимегән, растрата чыга. Шуннан соң Ферми Аллага ышана башлый. Чөнки гади физика кануннары буенча  матдә-әйбер бардан юк булмый, юктан бар булмый. Ә монда материянең бер өлеше юкка чыга. Соңыннан Ферми аңлый, нейтроннан да кече кисәкчек тизләндергечне (ускоритель) тишеп узып, иреккә чыгып кача, галәм, киңлегенә ычкына икән. Нейтроннан кечкенә булганы өчен, Ферми аны итальянча «нейтрино» («кечкенә нейтрон») дип атый. Менә шул нейтриноның массасы юк, ә тизлеге бар. Чынлыкта нейтрино ул – юклыкка тиң артык кечкенә кисәкчек. Сәмигуллинга мин шул турыда сөйләдем, ул минем ялгышларымны төзәткәләп торды. Югары сыйныфтагылар да, укытучылар да без сөйләшкәнне шаккатып тыңладылар. Таралганда әлеге, башта уфтанган укытучы аптыраган-йөдәгән:

– Менә сиңа Сәмигуллин! Кара, ниләр белән кызыксына икән! – дип куйды.

«Ни өчен соң Сәмигуллин бу турыда физика укытучысыннан сорамаган?»– дип уйладым мин юлда кайтканда. Физика укытучысы үз фәнен яки начар белә, яки, юк-бар белән баш катырма әле, дип, ул баланы берничә тапкыр шелтәләгәндер.

Тинчурин театры белән 1986 елда Чаллы ягының Калмыя авылында булдык, мин, алдан хәбәр бирмичә генә, мәктәпкә балалар белән очрашуга киттем. Укытучылар, бик шатланып, миңа  дәрес вакытын бирделәр. Бик кызыклы очрашу булды, сораулар күп иде. Алгы рәттә матур гына бер кыз утыра, башкалар шаркылдап көлгәндә ул көлми, аның карашы гел миндә. «Бу баланы нидер борчый, нигә ул көлми дә, елмаймый да, сораулар да бирми?»– дип уйладым. Аерылыр вакыт килеп җиткәч, кыз кыюсыз гына кул күтәрде:

– Абый, җен бармы? – диде, аның исеме Айсылу иде.

Бөтен балалар да, бу сорауны ишеткәч, тәрәзә зыңгылдатып көлә башлады. Айсылу һаман көлми. Мин аңладым, бу баланың өендә олы абыйсымы, апасымы бар, ул Айсылуны гел җен белән куркыта. Үзем дә аның соравыннан көлмичә булдыра алмадым, ләкин Айсылуның соравына җавап бирергә кирәк иде. Мин сак кына сүз башладым:

– Үскәнем, Айсылу, менә мин шушы гомер яшәп тә бер генә тапкыр да җен  күрмәдем. Курыкма син җен бар дигәнгә, аны  әйтүчегә, син үзең җен, дип әйт. Шуннан соң ул сине куркытудан туктар. Җен юк, дип кистереп әйтергә дә куркам, җен юк, дип әйтүгә китереп башыма оруы бар! – Арттагылар тагын көлде, Айсылу да елмаеп куйды.

Соңгы ун ел эчендә мин авылларда еш булам. Татар авылларындагы балалар тере, күзләре ут уйнап тора, алар бихисап күп сорау яудыралар. Шәһәр мәктәп-
ләрендә киресенчә, алар, элеккеге татар авылларындагы балалар кебек, сорау бирергә әзерләнмәгән. Сорау бирү ул– наданлык галәмәте түгел, укыганлык, белемгә омтылу галәмәте.

Рабит Батулла

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.