Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әдәби марафон» проекты — Россиядә иң яхшысы

Йөзләрчә укытучыны җәлеп иткән «Әдәби марафон» проекты коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерларының V Бөтенроссия конкурсында беренче урын яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанас...

Йөзләрчә укытучыны җәлеп иткән «Әдәби марафон» проекты коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерларының V Бөтенроссия конкурсында беренче урын яулады.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Пермь шәһәрендә үтте. «Хезмәтебезне тиешенчә бәяләгән Мәскәү кешеләренә, Россия халыклары ассамблеясына, Пермь өлкәсе җитәкчелегенә олы рәхмәтемне белдерәм! #әдәбимарафон проектын Россиядәге башка халыкларның мәдәниятен һәм телен саклауда да кулланырга кирәк, дигән тәкъдимнәр ишетеп кайттым», - дип белдерде «Татнетны үстерү фонды» оешмасының гамәлгә куючысы һәм башкарма директоры, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин «Вконтакте» челтәрендәге сәхифәсендә.
«Әдәби марафон» проекты актив милләттәшләрне татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очраштыра. Хәрәкәткә кушылырга теләүчеләр саны һәм географиясе арта бара. «Беренче «Әдәби марафон»да 38 кеше катнашкан булса, быел (2018 ел) 340 тан артык финалист ачыкланды. Рабит Батулла, Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Гөлүсә Батталова һәм башка татар язучылары үз укучылары белән очрашты. Язучылар проектны хуплый һәм: «Китабымны укыйлар икән бит!», - дип сйләгән иде Раил Гатауллин редакциябезн бер түгәрәк өстәле барышында.
Бүгенге көндә «марафончылар» саны меңнән арты.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ