Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада «Созвездие-Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәкле булачак

Быелгы август ае Алабуга каласы халкы  өчен аеруча үзенчәлекле. Чөнки туган шәһәрләренә нигез салынуга 1015 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.Татарда элек-электән һәр бәйрәмне күркәмләнеп, үзенчә чист...

Быелгы август ае Алабуга каласы халкы  өчен аеруча үзенчәлекле. Чөнки туган шәһәрләренә нигез салынуга 1015 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Татарда элек-электән һәр бәйрәмне күркәмләнеп, үзенчә чистарынып каршылау гадәте бар. Бу җәһәттән Алабуга да үз юбилеена зур хәстәрлек белән килергә җыена. Әйтик, бәйрәмгә кадәр калада 27 корылма гына төзекләндереләчәк. 

Бу көннәрдә Алабуганың 6 нчы микрорайонда урнашкан «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында ремонт эшләре гөрли. 1979 елда ук салынган әлеге комлексның бассейнын  узган ел тулысынча төзекләндергәннәр иде. Быел нефтьчеләр булышлыгы белән спорт комплексының түбәсе, электр белән тәэмин ителеше һәм фасады ремонтланачак. Юыну кабиналары да яңартылачак, җылыту системасы да тулысынча алыштырылачак. Чишенү һәм юыну бүлмәләрендә җылы идәннәр булачак.   
«Татнефть» гранты һәм җирле бюджет хисабына Университет бакчасы да яңартыла. Биредә тренажерлар  да куярга, нарат, алмагач, миләш                      утыртырга да уйлыйлар. Кыскасы, августта берьюлы берничә корылма тапшырылачак. Алар арасында федераль программа буенча төзелгән «Созвездие-Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге дә бар. Ул 2021 елда төзелә башлаган иде. Август ахырында шулай ук Тугаров урамындагы футбол кыры да тапшырылачак.   
Уку елы башлану алдыннан мәктәп биналары да яңартыла. Каланың 8 нче урта мәктәбендә ремонт эшләре бара инде. Шәһәрнең    1 нче, 2 нче, 3 нче, 10 нчы мәктәпләрендә туклану бүлекләре төзекләндереләчәк. Балалар сырхауханәсендә шулай ук ремонт ясала. 
Вакыйф Саркаров исемендәге уку театры «Татнефть» грантына ия булган. Биредә дә капиталь ремонт кысаларында фасад, түбә, тәрәзәләр һәм сәхнә эшләнәчәк. 

Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: «Алабуга нуры» 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ