Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале уза

2022 елның 15-17 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты базасында Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале уза.Анда Татарстан һәм Россия Федерациясенең башка субъек...

2022 елның 15-17 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты базасында Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале уза.
Анда Татарстан һәм Россия Федерациясенең башка субъектларының башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укытучылары чакырыла. Фестиваль эшендә депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, блогерлар, Россиянең һәм дус илләрнең әйдәп баручы югары уку йортлары галимнәре катнашачак. Элеккеге кебек үк, онлайн катнашу мөмкинлеге дә каралган.
Фестивальнең максаты - педагогик хезмәткәрләрнең балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүне оештыру өлкәсендә һөнәри тәҗрибә белән алмашуын оештыру; заманча таләпләр дәрәҗәсендә гражданлык-патриотик тәрбия бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә торган тәрбия вакыйгаларының формаларын һәм эчтәлеген эшләү, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге. Тулырак мәгълүмат Фестиваль сайтында.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ