Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада – «Студентлар язы» фестивале

Яз фасылын яшьлектән, аларның каймагы булган студентлардан аерып карау мөмкинме соң?! Шуңа да язның беренче ае – мартка аяк басуга КФУның Алабуга институтында «Студентлар язы-2022» фестиваленә старт б...

Яз фасылын яшьлектән, аларның каймагы булган студентлардан аерып карау мөмкинме соң?! Шуңа да язның беренче ае – мартка аяк басуга КФУның Алабуга институтында «Студентлар язы-2022» фестиваленә старт бирелде. Яшьлек бәйрәмен  институтның психология һәм педагогика, икътисадһәм юридик фәннәр, чит телләр, инженерлык-технология бүлекләре һәвәскәрләре ачты.
Ике көн буена уку йортының төп сәхнәсе сәнгатькә гашыйк, талантлы студент яшьләрнең тамашачылар мәхәббәтен яулардай, берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк, яшьлек дәрте ташып торган концерт номерларыннан гөрләп торды.

Чыгышларга бәяне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры урынбасары Диләрә Мироваева, әлеге уку йорты укытучылары Людмила Гатауллина, Руслан Хәйруллин, композитор Арслан Рәхмәтуллин, режиссёр-сценарист Айдар Нурмиевлар составындагы мәртәбәле жюри бирде.
«Студентлар язы-2022» фестиваленең икенчекөнендә институтның филология һәм тарих. математика. табигать фәннәре бүлекләре студентлары сәхнә тотты.
Нәүрүз бәйрәме алдыннан жюри тарафыннан фестивальдә иң яхшы дип табылган чыгышлардан торган Гала-концерт оештырылачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Елабужский институт КФУ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ