Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлифба, Әлифба, китәсең дәмени?..

Баксаң, инде Әлифбаның соңгы битен җыр итеп җырлар чак та җитә икән. Әлеге бәйрәмне мавыктыргыч истә кала торган итеп үткәрәсегез килсә, Г.Тукай әдәби музее моның өчен иң кулай урыннарның берседер, мө...

Баксаң, инде Әлифбаның соңгы битен җыр итеп җырлар чак та җитә икән. Әлеге бәйрәмне мавыктыргыч истә кала торган итеп үткәрәсегез килсә, Г.Тукай әдәби музее моның өчен иң кулай урыннарның берседер, мөгаен. Г.Тукайның әкият геройлары белән бергә-бергә уздырган бәйрәм башкача була да алмыйдыр. Инде бәйрәм узачак көннәр дә билгеле икән: 2 февральдән 28 февральгә кадәр! 
— Программа бик күңелле, эчтәлекле булачак. Г.Тукай китаплары белән танышу,  балаларның үзләре башкаруында җырлар, шигырьләр, әкият геройлары катнашында уеннар, төрледән-төрле конкурслар булачак, - ди музей мөдире Гүзәл ханым Төхвәтова. 

 Г.Тукай әкиятләрендәге геройлар белән истәлеккә фотога  төшү өчен дә менә дигән форсат бит әле ул Әлифба бәйрәме. Моның өчен бары музейга алдан шалтыратып, урын алып калырга гына кирәк. Я кайсыгыз өлгеррәк?!
Расиха ФАИЗОВА

Фото: ИА «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ