Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлифба – тормышта беренче баскычым

Әлифба – тормыштаБеренче баскычым.Син – белем дөньясынАчучы ачкычым.Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзен...

Әлифба – тормышта
Беренче баскычым.
Син – белем дөньясын
Ачучы ачкычым.

Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үз кулына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.

Бүген бездә – Әлифба бәйрәме. Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итте. Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.

Бәйрәмнең төп кунагы – Әлифба, Азбука, Туган тел – үзләренең теләкләрен әйттеләр. Бәйрәмгә, ямь өстенә ямь өстәп, әкият геройлары Белмәмеш, Буратино, Убырлы карчык килеп, балаларның күңелен ачтылар. Балалар кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап таптылар, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, тылсымлы сүзләр әйттеләр. Мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны өзекләп күрсәттеләр. Мәктәбебез китапханәчесе Раилә  Илгиз кызы Мәрданова укучыларга Татар теле, Әдәби уку китаплары тапшырды. Ул аларны дәреслекләрне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, үзенең теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә икенче елга укырга керүче нәни дустыбыз да катнашты. Бәйрәм җыр белән үрелеп барды. Нәни дусларыбыз үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Бәйрәм укучылар, кунаклар, әти-әниләр белән берлектә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.
Ләйлә ШӘЙДУЛЛИНА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең I сыйныф җитәкчесе, мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ