Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт башлыгы вазифасына кандидатлар кем?

Башлык алышыну – теләсә кайсы район өчен зур вакыйга, яңа җитәкче кандидатурасын сайлау вакыт һәм билгеле бер регламент процедуралары таләп итә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әлмәт...

Башлык алышыну – теләсә кайсы район өчен зур вакыйга, яңа җитәкче кандидатурасын сайлау вакыт һәм билгеле бер регламент процедуралары таләп итә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әлмәт районы сессиясендә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
«Районны алга таба кем җитәкләячәк дигән сорау бөтен кешене дә борчый. Бу җаваплы мәсьәләне хәл итү регламент процедураларын үтүне һәм вакыт таләп итә. Шуңа күрә бүгенге утырышта район башлыгы мәсьәләсе әлегә каралмый. Тиешле кандидатура киләсе утырышта каралачак», - диде Алексей Песошин.
Аның сүзләренчә, район тормышындагы көндәлек бурычлар һәм мәсьәләләрне хәл итү әлегә Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге район Башкарма комитетына йөкләнә.
Әлмәт районы депутатлары бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнгән район җитәкчесе Айрат Хәйруллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.
ТР Премьер-министры үз чыгышында билгеләп үткәнчә, элеккеге башлык районны 4 елдан артык җитәкләгән. Бу вакыт эчендә Әлмәт районында 570 мең квадрат метрдан артык торак төзелгән, өсте ябулы бассейны һәм универсаль залы булган заманча «Мирас» спорт комплексы сафка бастырылган.
«2018 елда Әлмәткә «Россиянең иң төзек шәһәр җирлеге» Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәтенең II дәрәҗә дипломы тапшырылу шәһәр мохитен үстерү эшенең төп нәтиҗәсе булды», - дип искәртте Алексей Песошин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ