Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә «Гуманлы педагогика үзәге» вәкиллеге ачылды

Әлмәт муниципаль районының «1 нче Лицей-интернат» гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Гуманлы педагогика үзәге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ачылды.Чара Әлмәт районы мәгариф учр...

Әлмәт муниципаль районының «1 нче Лицей-интернат» гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Гуманлы педагогика үзәге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ачылды.
Чара Әлмәт районы мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре өчен булган семинар-практикум кысаларында узды. Вәкиллекнең җитәкчесе итеп «1нче лицей-интернат» директоры Райнур Хәмидуллин билгеләнде. Теркәлү турындагы таныклыкны «Халыкара гуманлы педагогика үзәге» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе вице-президенты Марина Шишова тапшырды.

«Гуманлы педагогика классик рухи-фәлсәфи, педагогик һәм психологик мирас принципларына һәм идеяләренә нигезләнә, аңа нигез салучылар — Макаренко, Ушинский, Монтессори, Шалва Амонашвили һәм башкалар. Аның нигезендә баланы белем һәм тәрбияләүгә гуманлы-шәхси якын килү ята. Балалар яраталар, тыңлыйлар, аңлыйлар, гармонияле һәм иҗади кешеләр булып үсәләр», — диде ул.
Гуманлы педагогика үзәгенең Әлмәт вәкиллеге Татарстанның көньяк-көнчыгыш мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең тәҗрибә уртаклашу һәм үз-үзләрен үстерү өчен семинарлар, конференцияләр һәм башка очрашулары уздыру базасы булачак.
«Татар-информ» материалы буенча
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ