Алмаз Хәмидуллин  Global Teacher Prize премиясенә дәгъва кыла

Казан шәһәренең «Унбер» күппрофильле лицее директоры Алмаз Хәмидуллин  Global Teacher Prize премиясенә дәгъва кылучы топ-50 укытучылар исемлегенә керде. Премия күләме — 1 миллион сум.

Конкурста дөньяның 121 иленнән 8 мең укытучы катнашкан.

«Дөньяның топ-50 укытучылары арасында булу — зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Бу — безнең уртак җиңүебез. Мине бу җиңүгә этәргән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Беренче чиратта гаиләмә. Алар минем терәгем, мәхәббәтем һәм бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы. Казан минем өчен икенче туган йортым, ә хезмәттәшләрем — икенче гаиләм. Лицей командасы белән без 3 ел эчендә «Россия Ел укытучысы» ТОП-5 конкурсына эләктек. Шулай ук без бик яхшы математик мәктәп булдырдык. Анда тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булды. Үземнең укыган университетыма @officialmsu (анда мин бик яхшы белем алдым), «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын оештыручы — мәгариф министрлыгына @minprosvet һәм «Учительская газета» коллективына @uchitelskaya_gazeta (анда мин бик яхшы педагогик тәҗрибә алдым),   мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирүче республика җитәкчелегенә  һәм Казан шәһәре мэриясенә аерым зур рәхмәтемне белдерәм» — дип яза ул үзенең инстрагам аккаунтында.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *