Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана фикере:  бер яшьтән – бассейнга

Йөзүнең файдасы турында сөйләп бетереп булмас. Нерв системасы дисеңме, терәк-хәрәкәт аппараты, сулыш органнары, кан әйләнеше ди-сеңме – барысына да уңай йогынты ясый ул. Болардан тыш, салкын тиюгә кар...

Йөзүнең файдасы турында сөйләп бетереп булмас. Нерв системасы дисеңме, терәк-хәрәкәт аппараты, сулыш органнары, кан әйләнеше ди-сеңме – барысына да уңай йогынты ясый ул. Болардан тыш, салкын тиюгә каршы яхшы профилактика да. Йөзү белән шөгыльләнгән балалар киләчәктә максатчан, мөстәкыйль, үҗәт шәхес булып үсеп җитәләр.
Ана фикере:  бер яшьтән – бассейнга
«Беренче адымын атлаганчы суда йөзәргә өйрәнгән бала ул». Мәликә Шәмсетдинованың әти-әнисе аның турында шулай көлемсерәп һәм яратып сөйли.
– Безнең Мәликә – бик актив кыз. Әле аңа 3 яшьтән артыграк кына булса да, ул гел хәрәкәттә. 1 яшь тә 4 айда беренче тапкыр бассейнга алып бардык. Иммунитетын ныгыту белән беррәттән, баланың гәүдәсе матур булып формалашсын дигән теләкне тормышка ашыру иде уебыз.  Индивидуаль дәресләргә бирербез дип килешкән идек, әмма башта «Әни һәм бала» программасында шөгыльләнергә булдык, – дип сөйләде Мәликәнең әнисе Наилә Шәмсетдинова.
Мәликә әнисенә бик бәйле шул. Аңа беренче мәлдә, әнидән аерылып, тренер кулына күчү кыенрак булыр иде, билгеле. Шуңа да Мәликә, ике яшен тутырганчы, Казандагы «Су спорты төрләре сарае»нда әнисе белән шөгыльләнгән. Балага да рәхәт, ана кеше дә борчылып тормый, димәк, күнегүләр файдага үтә. Ә ике яше тулгач, Мәликә инде тыныч кына төркем дәресләренә йөри башлый. Хәзер Казанның «Кувшинки» бассейнында һәм «Су спорт төрләре сарае»ндагы төркемнәрдә дә шөгыльләнә кыз.
– Рәхәтләнеп йөри, бер генә тренировканы да калдырмаска тырышабыз, ә алар атнага ике-өч. Ул үзе дә уңышларын сизә һәм куана. Әйтик, хәзер җиде метр араны су астында бер сулышта йөзеп үтә. Моннан тыш, бассейнда яңа дуслар тапты, искиткеч тренерлар белән танышты, – ди куанып Наилә ханым.
 Беренче тренировкадан соң ук  Мәликә судан курыкмый башлый. Дәресләрнең һәрвакыт төрлечә узуын да ассызыклый Наилә ханым. Бәхеткә, заманча бассейннарда балаларның уңышларын читтән күзәтә алырлык экраннар да бар. Кара да балаңның уңышларына куан гына! «Бассейнга бер килгән кеше даими йөри башлый. Йөзә белмәгәннәр дә курыкмый килә ала. Жилетлар, махсус такталар ярдәмендә акрынлап йөзәргә  өйрәтәләр. Суда йөзү сәламәтлек өчен бик файдалы. Шул мөмкинлектән һәркем файдалансын иде», – ди ана.
Тренер фикере:
никадәр иртәрәк, шуның кадәр
яхшырак
Кече яшьтәге балаларны йөзүгә өйрәтү үзәге – «Алтын балык» тренеры Руслан Ситтиков белән йөзүнең сабыйлар сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләштек.
– Руслан, балаларны ничә яшьтән йөзәргә өйрәтә башларга кирәк?
– Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп, ди халык. Өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Әмма никадәр иртәрәк, шуның кадәр яхшырак. Әйтик, мин өйрәткәннәр арасында бер айлык сабыйлар да, өч, дүрт яшьлек балалар да, хәтта 35 яшьтән олыраклар да бар. Иртәрәк башлаганда, сәламәтлек иртәрәк ныгый. Йөзү ул – тәрбия. Балага яшәеш нигезләрен төшендерү һәм авырлыклар алдында сыгылмаска өйрәтү. 
– Сабыйлар белән эшләү җиңелме, зуррак балалар беләнме?
– Зуррак яшьтәге балалар белән эшләү җиңелрәк, билгеле. Аларга акыл кергән, шуңа күрә бер әйткәнне отып алып, үз белдекләре белән кабатлыйлар. Ә кечкенәләргә минут саен күнегүне күрсәтеп, өйрәтеп торырга кирәк.
– Әгәр бала судан курыкса, ул  хисне ничек җиңәргә?
– Тормыш булгач, төрле хәлләргә юлыгасың. Йөзә белгән бала да көннәрдән бер көнне, кинәт суга тончыгып, аннан курка башларга мөмкин. Мин шөгыльләнгән балалар арасында да андыйлар булды. Кайберләре суның нәрсә икәнен белми, шуңа курка. Ә су белән идарә итәргә мөмкин. Әйтик, өлкән яшьтәге апа-абыйлардан: «Йөзәргә ничек өйрәндегез?» –
 дип сорасак, аларның күбесе: «Абыем елгага тотып атты да, шуннан йөзеп киттем», – дип җавап бирәчәк. Бу– йөзәргә өйрәтүнең дөрес ысулы түгел, билгеле. Болай кыланып, балада судан курку хисе генә тудырачакбыз. Суда уйнау аша бала аннан курыкмаска, аны яратырга өйрәтергә кирәк. 
– Балалар суны яратамы, әллә ата-ана кушканга йөриме?
– Яраталар, дип икеләнмичә әйтә алам. Аларның суны яратуы шуннан күренә: бала тыңламаса, күпчелек ата-аналар: «Бүген бассейнга бармыйсың», – дип өркетәләр. Шул сүзләрдән соң бала, гаиләдәге өлкәннәрнең сүзенә колак салып, дәресен дә әзерли, уенчыкларын да җыя. Бу хакта ата-аналар үзләре сөйли.
– Теләсә кайсы балага бассейн-
га йөрергә рөхсәт ителәме?

– Кемнеңдер кан басымы уйнарга яки башка авырулары булырга мөмкин. Шуңа да бассейнга килер алдыннан табибка барып, тикшеренү үтү һәм «сәламәт» билгесе куелган рөхсәт язуы алу мәҗбүри. Шунысы да бар: табиблар үзләре үк хәтта операция кичергән кешеләргә йөзү белән «дәваланыр-
га» киңәш итәләр. Кул-аяклар тартышкан очракта, мәсәлән, су өслегенә ятып тору авыртуны киметә.
– Йөзүнең файдасы нидә соң?
– Башка спорт төрләре арасында йөзү аерым урын тота. Әгәр кеше суда тиешенчә суларга, үзен тотарга өйрәнсә, шуның белән кыска гына вакыт эчендә барлык органнарының дөрес эшләвен тәэмин итәчәк. Ул умыртка баганасы, бронхиаль астма, остео-
хондроз һәм башка күп кенә авырулар белән авыручы кешеләр өчен бик файдалы. Суда йөзү тән тиресен яшәртә, гәүдә сыгылмалылыгын арттыра, бер сүз белән әйткәндә, иммунитетны ныгыта. Гомумән, суның организмга сихәт, дәва бирүе борын-борыннан табиблар тарафыннан да расланып килгән. Шуны исәпкә алып, Казанда гына түгел, Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә зур-зур бассейннар корылды. Әлеге мөмкинлекнең кадерен белергә кирәк. Минемчә, хәзергә ата-аналар моны күреп, аңлап бетерми. Андыйларга минем фикерем шул: балага нинди спорт төре ошаячагын аны бассейнга алып бармыйча белеп булмаячак.
Рәйдә Нигъмәтҗанова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ