Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана капиталы торак ремонтына файдаланылырмы?

«Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая ана капиталын торак ремонтлауга файдалану тәкъдиме белән РФ Президентына мөрәҗәгать иткән. Владимир Путин бу мәсьәлә турында уйларга вәгъдә бирде, дип хәбәр итә Кр...

«Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая ана капиталын торак ремонтлауга файдалану тәкъдиме белән РФ Президентына мөрәҗәгать иткән. Владимир Путин бу мәсьәлә турында уйларга вәгъдә бирде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
Татьяна Буцкая сүзләренә караганда, хәзер күпләр торак ремонтына ана капиталын максатсыз файдалану дип атыйлар. Аның фикеренчә, фатир түшәмендәге күгәрек, ә тәрәзәләрдә уйнаучы җил бала сәламәтлегенә кагылмый дип ничек әйтергә була? Әлбәттә, бу бала турында, бу аның сәламәтлеге турында кайгырту, дигән Буцкая РФ Президентының «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуында.
Дәүләт башлыгы, ана капиталына ремонт үткәрү турында уйларга мөмкин, дип өстәде. Ләкин нинди ремонт турында сүз барганлыгын, акча җитәрме, юкмы икәнлеген, нигә элек башкарылмаганлыгын ачыклау урынлы булачак. Ремонт эшләре тирәсендә, барлык төзелеш эшләрендә һәрвакыт манипуляцияләр күп. Шуңа күрә бу мәсьәләдә бик  игътибарлы булырга кирәк,  дип билгеләп үткән президент.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ