Ана телеңнән ничек йөз чөермәк кирәк?

Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов янына гаилә тәрбиясе, туган нигезне саклау зарурлыгы турында әңгәмә корырга дип барган идем. Аңа, элек-электән татар милли мәгарифенең ышанычлы, төпле үзәкләреннән берсе саналган район җитәкчесе генә түгел, берничә ел элек  республика мәгариф министры булып эшләгән кеше буларак, кайтып-кайтып, туган телебезне, милли мәгарифебезне саклауга кагылышлы сорауларга җавап бирергә туры килде. 

– Энгель әфәнде, гарәпчә өйрәнә башладыгыз-
мы әле? Инглизчәгез ничек? Сүзне болай читтәнрәк башлавым гаҗәпләндермәсен. Лондондагы оныкларыгыз белән нинди телдә сөйләшәсез, кызыгыз Гөлнарның ире гарәп булгач, мөгаен, гарәп телен дә үзләштерәләрдер?

– Дөрестән дә, чит илдә өч оныгыбыз бар. Оныкларым белән татарча аралашам. Әниләре өйрәтә. Онык-
ларым – Мәрьям, Хөсәен, Зөһрә – татарча, гарәпчә, инглизчә дә белә. Менә хәзер төрек телен өйрәнәләр. Әле алман телен дә өйрәнергә тотынганнар.

– Сабыйларга  бик иртә дүрт-биш тел өйрәтү дөрес микән?

– Шулай кирәк тә. Җиде яшькә хәтле төрле телләрне өйрәнү ансат диләр. Менә безнең кебек алт-мыш яшькә җиткәч, Тукай әйтмешли, «картаеп каткач буыннар», чит тел өйрәнеп маташуның мәгъ-
нәсе юк.

– Оныкларыгыз хәзер мәктәптә укыйдыр инде. Әллә балалар бакчасына гына йөриме? 

– Мәрьямгә – 9, Хөсәенгә – 8, Зөһрәгә 4 яшь.  Анда бакча белән башлангыч мәктәп бергә.  Мәрьям белән Хөсәен мәктәптә инде. 

– Кызыгыз – медицина фәннәре докторы.
Киявегез эшмәкәрлек белән мәшгуль дип ишеттек. Балалар кечкенә булгач, Гөлнар әле бала карап утырадыр?

– Бала да карый, эшли дә. Үз фәнни эшчәнлеген, эзләнүләрен дәвам итә.

– Кабат яшьли тел өйрәнү мәсьәләсенә кайтыйк әле. Кемнәндер, японнар, биш яше тулмыйча, бәләкәчне бакчага бирми, дип ишеткән идем. Сабыйны иртә әнисеннән аергач, бала белән ана арасында эмоциональ, хисси бәйләнеш югала икән. Бу – мәсьәләнең бер ягы. Икенче ягы да бар. Дөрес булса, японнар унике яшькә хәтле фәкать япон телендә генә укый һәм дүрт кенә фәнне өйрәнә икән.  Без исә, юньләп үз телен дә үзләштермәгән килеш, сабыйга рус, инглиз телен өйрәтә башлыйбыз.

– Әлбәттә, бала иң элек үз телен үзләштерергә тиеш. Бөтен тәрбия чаралары, өйдә аралашу туган телдә булу зарур. Туган телендә фикер йөртмәсә, ул манкорт булып үсә. Иң куркыныч, иң хәвефле бала – манкорт бала. Үзе татар, тик туган телен белми, бу – зур фаҗига! Югыйсә туган тел геннар белән бирелә, канга салына. Японнар мәсьәләсендә Сезнең белән килешмим. Нәкъ менә японнар җиде яшькә хәтле башка телләрнең дә нигезен, оеткысын бирергә тырыша. Мөгаен, алар 3–4 яшькә кадәр туган телләрен ныклап өйрәтәдер. Килешәм: мөгаен, өч яшькә кадәр бала өйдә әнисе белән туган телендә генә аралашырга тиештер. Югыйсә кайберәүләр ими имәр вакытта, яшь ярымнан сабыен бакчага бирергә ашыга. Дөрес, хәзер балага гаиләдә генә тәрбия-белем биреп бетереп булмый. Шуңа күрә сабый балалар бакчасы аша да үтәргә, анда мәктәпкә әзерләнергә тиеш. Бүгенге көндә  технологияләр, тормыш үзгәрде, гаилә генә кечкенәләрне мәктәпкә әзерли алмый.

– Гаилә дигәннән. Хәзер шундый кешеләр пәйда була башлады: татар авылында яшәп, икесе дә татар була торып, гаиләдә баласы белән русча гына аралаша, туган телебездән ваз кичә…

– Фаҗига инде бу. Болар, белә-аңлый торып, манкорт үстерә. Әтисе, әнисе татар була торып, баласын туган телдән мәхрүм итүне берничек тә аңлап-аңлатып булмый. Ничек итеп үз туган телеңнән йөз чөермәк кирәк? Туган телдән ваз кичү – әниеңнән баш тарту ул. Андый кеше юньләп рус телен дә белмәячәк, рәхәтләнеп туган телендә дә, рус телендә дә иҗат итә алмаячак, туган телен белмәгәч, үзен бер ким кеше итеп хис итеп йөреячәк. Шул рәвешле бер мәхлук, манкорт үсә. Һәр бала туган телендә фикер йөртергә, дөрес язарга, матур сөйләшергә өйрәнеп үсәргә тиеш.

– Бик ашкынулы заманда яшибез. Ата-ана, вакыт җитмәүне сылтау итеп, бәләкәченең кулына телефон, планшет тоттыра да үз эше белән шөгыльләнә. Тегендә бөтенесе – уеннар, мультфильмнар рус телендә. Күп кенә мультфильмнарның татарчага тәрҗемәсе булса да  эзләп тормый. Баласына татарча әкиятләр укырга, аралашырга, бишек җырлары җырларга тиеш тә… Нәтиҗәдә хәзер кайбер балаларның теле русча ачыла башлады. Беренче әйткән, яңгыраткан сүзләре русча… Бу бәладән ничек котылырга?

– Андый проблема бар. Мин мәгариф министры булып эшләгәндә, нишләп «Карусель» кебек татарча телепрограммабыз юк, дип еш  сорый идем. Эшләдек, эзләндек, тырыштык.  Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән «Шаян-ТВ» барлыкка килде. «Аксу» компаниясе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров кебек егетләр тырышлыгы белән «Фиксиләр», «Смешарик-
лар» дөньяга чыкты, балалар яратып карый торган башка мультфильмнар тәрҗемә ителде.

– Башлангыч сыйныфларда да татарча гына белем бирә алмаган  шартларда туган телебезне ничек саклап калырга?

   Республикабызның беренче Президенты  Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән полилингваль мәктәпләр булдыру башлангычы, ягъни балаларыбызны  өч телдә укытырга тотынулары – татарча, русча һәм инглизчә белем бирә башлаулары – бик күркәм күренеш. Тик никадәр генә тырышсак та, мондый мәктәпләрне күпләп ачып булмый. Моның өчен кирәкле белгечләр дә, матди мөмкинлекләр дә юк. Җитмәсә, барча балалар да болай укытуга әзер түгел, мондый уку йортлары иң әүвәл аеруча тырыш, сәләтле укучыларга исәпләнгән дип беләм. Бу – бер яктан. Икенче яктан, элек түрәләребез, бала башлангыч сыйныфларда туган телдә белем алса, татарлыгыбызны саклау өчен бу җитә, дип тәкрарлый иде. Инде башлангычларга да русча яхшы гына белү мәҗбүрияте туды. Ягъни ВПР (Бөтенроссия тикшерү эшләре) Мәскәүдән русча килә. «Аның сорауларына җавап бирү өчен, баланы рус телендә укыту зарурияте туа», – ди укытучылар. Мондый шартларда телебезнең сафлыгын ничек кайгыртырга? Бу сорауны элеккеге мәгариф министры булуыгызны истә тотып та бирәм.

– Минем фикеремчә, бала барыбер башлангыч сыйныфларда туган телендә генә укырга тиеш. Чит тел өйрәнә башлау – башка мәсьәлә. Үзем министр вазифаларын башкарган вакытта, ВПР сорауларын татарчалаштыра башлаган идек. Әлеге җәһәттән Татарстан Президенты каршында оештырылган татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе башлыгы, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән киңәшләштек. Бу эшчәнлек дәвам ителәчәк. Министрлык моны эшли ала. Татар мәктәбендә укыган, русчаны өйрәнеп кенә килгән балага, билгеле, русча сорауларга җавап бирүе кыен. Баланы татар мәктәбенә бирергә ашыкмауларының бер сәбәбе, әлбәттә,  шушы кыенлык.

– Актанышта да байтак кына ата-ана баласын татар мәктәбенә бирүдән баш тарткан дип ишеткән идек.

– Әйе, бездә дә андый гаиләләр бар. Мондый ата-аналарны җыеп, татарча укып та зур дәрәҗәләргә ирешеп була, туган телендә укыган баланың, киресенчә, берничә телне белгәч, баш мие яхшырак эшли, дип аңлатырга туры килә. Министр булып эшләү тәҗрибәм бар, чит илләрдә йөреп, байтак кына уку-укыту системаларын да өйрәндем. Шул сәбәпле белем бирү үзенчәлекләрен гади әти-әниләрдән шактый күбрәк беләм дип әйтә алам. Күп кенә әти-әниләр җибәргән хатаның –  «туган телдә укыту – артык эш, русча укыган бала фәннәрне тизрәк, яхшырак үзләштерә» дигән фикернең никадәр зыянлы икәнен бөтен җирдә аңлатырга тырышам. Аңлаганнары бар, аңламаганнары. Бер җыелыш җыйдың да, шуның белән бетте дигән сүз түгел. Кабат-кабат төшендерергә, тәкрарлап торырга кирәк. Чынлап та, БДИны, ТДИны, ВПРны русча бирү зарурлыгы кайбер гаиләләрне куркыта – моны танымыйча булмый.

– Күптән түгел Арча районына командировкага барып, андагы район үзәгендә бер татар мәктәбе дә булмауга шаккатып кайттым. Моның сәбәбен ничек  аңлатыр идегез?

– Миңа калса,  район җитәкчеләренең сәяси ихтыяры булса, ата-аналарга милли мәгарифнең никадәр зарур булуын аңлатсалар, мондый проблема тумас иде. Тукайның ватаны булган төбәк, ни кызганыч, руслашып бара. Шөкер, хәзер, республикабызда татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе оешкач, бу җәһәттән үзгәрешләр сизелә  башлады. Хәтта Арчада да татар мәктәбе ача алмауларын аңлавы кыен. Норлатта, Чирмешәндә татар мәктәпләре ачылырга тиеш, әлбәттә. Анда укучы балаларның яртысыннан артыгы – татар балалары ич. Үзем эшләгәндә, һәр район үзәгендә кимендә бер татар мәктәбе, бер татар балалар бакчасы булырга тиеш дигән максат куйган идем.

– Россия законы буенча, бала туган телендә тәрбияләнергә хокуклы. Икенче яктан һәр баланың үзе яшәгән микрорайондагы балалар бакчасына йөрергә хакы бар дигән канун эшли башлады. Шунлыктан  шәһәрләрдә татар балалар бакчасына берничә чит милләт баласын кабул итәләр дә, тәрбиячеләр русчага күчә. Нәтиҗәдә балалар русча аралаша, тәрбия эшләре, нигездә, русча алып барыла башлый. Бала бит туган телендә тәрбияләнергә тиеш. Нигә закон бозыла?

– Мондый хәл балалар бакчасы җитәкчеләренең эшләп бетермәве аркасында да килеп чыга. Татар сабыйлары күпчелек булгач, район үзәкләрендәге балалар бакчаларының кимендә яртысын татар бакчасына әйләндерергә була лабаса. Шәһәр җирләрендә дә татар сабыйлары – бәләкәчләрнең яртысыннан артык яки яртысы чамасы. Мәктәпкә караганда, балалар бакчасында бу мәсьәләне хәл итү күпкә ансатрак.  Җитәкчесе татар җанлы кеше булса, үзгәреп, өстәлеп  торган кануннарны бозмыйча да, татар телендә тәрбия бирүне саклап калырга мөмкин. Әгәр йөз бала янында унысы чит милләттән булса, шул ун бала бакчада күнегелгән телне кабул итә ала. Бу, әлбәттә, анда эшләүчеләргә өстәмә эшләр тудыра.

– Энгель әфәнде, әле бит проблеманың икенче ягы да бар. Республикабызда татар тәрбиячеләре, фәннәрне татарча укытучылар бик аз әзерләнә. Татар тәрбиячесе, татар укытучысы итеп әзерләнми икән, ул белгеч ничек итеп эшне татарча алып бара алсын?!

– Мәгариф өлкәсен җитәкләгәндә, өч ресурс үзәге булдырылган иде. Арчада, Минзәләдә һәм Казанда татар тәрбиячеләре һәм татар башлангыч сыйныфы укытучылары әзерләнде. Хәзер бу эш нинди дәрәҗәдәдер, тәгаен әйтә алмыйм. Бүген мәгариф системасындагы иң зур проблема – укытучы әзерләү. Сан ягы бер хәл. Сыйфатлы, үз эшенә бирелгән укытучылар җитми. Матди-техник якка килгәндә, чит илләрдән һич калышмыйбыз. Ә менә сыйфат ягы аксый. Чит илләрдә төрле ысуллар кулланалар. Сингапурда яшь белгечләр, магистратура тәмамлагач, мәктәптә эшләп карый. Шунда аның укытучы булып эшли аламы-юкмы икәне хәл ителә. Анда бер дәресне ике белгеч – укытучы һәм укытучы ярдәмчесе үткәрә. Күрәсең, вузны яңа тәмамлап килгән кешене башта укытучы ярдәмчесе итеп кенә алалар. Укытучының абруен күтәрмичә, хәл яхшырмаячак, билгеле. Укытучының хезмәт хакы бүгенгедән югарырак булырга тиеш. Шунсыз мәктәптә яхшы укыганнар укытучы хезмәтен сайларга ашыкмаячак. Совет заманында авыл укытучысы колхоз рәисеннән дә югарырак хезмәт хакы ала иде.

– Бүген затлы кәнәфиләр хуҗасы булган кеше малай чагында сыек чыбык «тәмен» сизми калмагандыр? Сезне ничегрәк тәрбияләделәр дә, үзегез әти булгач, кулга каешны еш ала идегезме?

– Юк! Юк! Әткәй, укытучы кеше булгач, сыек чыбыкка үрелмәде. Ул бер сүзе, күз карашы белән аңлата иде. Без үзебез ике кыз, бер малай үстердек. Улыбыз Илнарга бераз «сыек чыбык» татырга туры килде. Ул хәзер Казанда яши, айти-технологияләр белән шөгыльләнә. (Бу мәлдә әңгәмәбезгә Энгель әфәнденең хатыны Сәрия ханым кушылып, малайларын ничек тәрбияләгәннәрен искә төшерә: «Андый вакытта улыбыз еламый, бабакай сукмыйча да тыңлата белә, дип иренен турсайта иде», – ди ул.) Дөрес, әнкәйдән яхшы эләккән чаклар булды. Кәшәкә дә, пумала да калмады. Бәбкә үлсә яки аны тилгән алып китсә эләкте инде. Яшүсмер чак чөгендер арасы эшкәртеп, печән чабып, торф чыгарып, сәпиткә – кибәк, кышларын саламны бау белән бәйләп, аркага салып яки чанага төяп ташу кебек авыр да, кызыклы да хатирәләр белән истә калган. Чөгендер арасын өч мәртәбә эшкәртәсе, торф чыгарып алып кайтасы… Печәнне чабып, киптереп алып кайтканда, җәй бетә. Элек авылда тормыш шулай иде. Эшләп үстек. Техникасыз яшәп булмый дигән нәтиҗәгә килгәнгә, авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика факультетына укырга кердем дә инде. Әткәй дә таләпчән булды, аның сыйныфында укыдым. Миңа дәфтәр тикшертә иде. Кайчагында, сабырлыгым төкәнеп, тышка, уйнарга чыгып тая идем. Без биш бала үстек. Мин – төпчек малай, ә апалар  дүртәү. Ир-ат эше минем өстә булуы шуннан аңлашыладыр.

– Көтеп алынган малай булса да, иркәләп үстермәгәннәр.

– Төпчек булгач, өйдә, төп нигездә калырга, тора-бара олыгайган әткәй-әнкәйне мин карарга тиеш ич инде. Төпчегең ялкау булса, эш яратмаса нишләрсең? Бу хакыйкатьне элек авылда яхшы беләләр иде. Дөрес, Илнар Казанны якын итте. Яныбызда төпчегебез Таңсылу калды. Киявебез Ирек, инженер-механик, туган авылымда оешкан «Чишмә» күмәк хуҗалыгын җитәкли. Менә бергәләп оныгыбыз Мусаны тәрбиялибез. Шәт, бер бала белән генә чикләнмәсләр, Җәлил дә, Алмазия дә булыр, иншалла.

– Сез – бәхетле кеше, әниегез Рәисә апа исән-сау, 96 яшьтә икән. Ә әткәгез?

– Әткәй вафат булганга 15 ел инде. Безнең бәхеткә, шактый яралар алса да, ул сугыштан исән кайта. Алар җиде бала үскән. Малайлардан сугышка үзе генә китә. Карт әткәйне дә сугышка алганнар.  Аллага шөкер, әтиемнең җиде туганыннан дүртесе исән әле.

– Әниегез авылда үзе генә яшәгәч, олы кешегә бик кыен түгел микән?

– Без, балалар, чиратлап авылга, Чишмәгә кайтып карыйбыз. Аның янында һәрвакыт кеше бар. Күпме генә кыстасак та, авылдан китәсе килми. Сөбханалла, үз акылында, үз аягы белән йөреп тора. Бәрәңге төбе күмә, кар көри.  Әле аның рөхсәтеннән башка ихатада нидер эшләп булмый. Аныңча булсын! Башка елларны җәйгә чебиләр алып үстерә иде. Быел алмады.  Хәзер анда икенче апа яши, аннан өченче апа кайта, аннан – без. Аның үзен генә калдырган юк инде. Олы кеше ич, ни булмас. Шунда эшләгәч, киявебез дә  хәлен белешеп  тора. Әни һаман мине, авылга кайт, дип үгетли. Үзем дә туган ягымны, Актанышны бик яратам. Министр булып эшләгәндә дә даими кайтып йөрдем.

– «Чишмә» хуҗалыгында халыкка эш бармы соң?

– Игенчелек тә, терлекчелек тә бар. Терлекчелек тармагы аеруча алдыра. Хәзерге вакытта чишмәлеләр – районда бер сыердан иң күп сөт савучылар. Районда колхозлар сакланды, без күмәк хуҗалыкларга тимәдек. Безгә инвесторлар кермәде. Шуңа күрә эшсезлек дигән нәрсә юк.

– Туган авылыгыз шактый кечкенә дип аңладым. Башлангыч булса да мәктәп бармы соң? Мәктәп булмаса, зыялылар калмый, күрше авылда укыган бала авылыннан бизә, диләр.

– Юк шул!  Менә шунысы кызганыч.

– Үзегез район башлыгы була торып, мәктәпне саклап кала алмадыгызмы?

– Анда бала калмагач нишләем соң? Мусаны алып кайтып укытыйммы? Күршедә, ике генә чакрым ерак-
лыкта булган Меңнәр авылында башлангыч мәктәп, яхшы итеп төзекләндерелгән балалар бакчасы бар. Чишмәдән берничә  бәләкәч шунда йөри. Без кечкенә вакытта да Чишмәдә тугызъеллык юк иде. Үзебездә башлангычта укып, күрше авылда урта белем алдык.

Мин тора-бара барыбер халык авылга йөз белән борылыр дип уйлыйм. Пандемия күрсәтте инде: читтән торып, Интернет аша да укып, эшләп була. Аннан килеп, авыл җирендәге саф һаваны, чиста суны шәһәрдә акчага да сатып ала алмыйсың.

Рәшит МИНҺАҖ
Фотолар гаилә архивыннан

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.