Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әни, мин Хәлимә апаны синнән артыграк яратам, күрәсең»

Укытучылар көне якынлашу уңаеннан, мин дә беренче укытучым – Хәлимә апабыз Гарипова белән булган бер ничә хәтирәне язып үтмәкче булам.Үземне укыткан барлык укытучыларны да хөрмәт итәм, яратам! Алар –...

Укытучылар көне якынлашу уңаеннан, мин дә беренче укытучым – Хәлимә апабыз Гарипова белән булган бер ничә хәтирәне язып үтмәкче булам.
Үземне укыткан барлык укытучыларны да хөрмәт итәм, яратам! Алар – минем өчен изге кешеләр! Хәлимә апа безне 1995 елда беренче сыйныфка укырга алды. Кызганыч, гаилә сәбәпләре аркасында күченеп китү сәбәпле бер генә сыйныф укытып кала алды ул безне. Шулкадәр ярата иде ул балаларны! Атнаның һәр душәмбесе саен урындыгы белән сыйныф почмагына барып утырып, безне – балаларны чиратка салып, кочагын җәеп кочаклап сөя торган иде. Әле мин өйгә кайткач, үз әниемә: «Әни, мин Хәлимә апаны синнән артыграк яратам, күрәсең», – дип әйткәннәрем исемдә.

Тагын бер истәлеге исемдә калган: күмәкләшеп стена газетасы чыгарабыз, Ринатыбыз газета битенә ялгыш кына кара гуашь түгеп җибәрде, шул вакытта Хәлимә апабыз Ринатны тиргәп бер сүз дә әйтмәде, кочагына гына алып сөйде. Без беренче сыйныфка укырга кергәндә, хәзерге балалар кебек, хәрефләрне таный, яза белеп кермәдек. Шуна күрә һәр хәрефне таный, яза белергә өйрәткән, балаларны җаны-тәне белән яраткан Хәлимә апабызга рәхмәтем чиксез минем! Ана алдагы тормышында саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, балалар, оныклар шатлыгы телисем килә!
Ләйлә КАМАЛОВА-ЮНЫСОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең 2005 елгы чыгарылыш укучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ