Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләр белән иң кызыклы фото

Әни! Дөньяда әнидән дә кадерлерәк кем бар икән! Шатлыгыңны да, борчуларыңны да уртаклашучы бит ул. Алар безне кайгырткан күк, без дә аларның күңелләрен күреп, булдыра алган кадәр ярдәм итеп торсак, би...

Әни! Дөньяда әнидән дә кадерлерәк кем бар икән! Шатлыгыңны да, борчуларыңны да уртаклашучы бит ул. Алар безне кайгырткан күк, без дә аларның күңелләрен күреп, булдыра алган кадәр ярдәм итеп торсак, бик яхшы булыр иде.
Менә быел да Әниләр көне якынлашып килә. Ул көн һәммәбезгә дә кагыла. Һәммәбезнең дә бу көнне кадерле әниләребезне хөрмәтлисе килә.
Безнең Никифорово төп мәктәбендә бу көнне балалар түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки без ел саен бу бәйрәмне үзенчәлекле дә, кызыклы да, истә калырлык итеп тә үткәрергә тырышабыз. Әниләрне чакырып, концерт, тамашалар күрсәтәбез. Үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләр тапшырабыз. Балалар иң яраткан кешеләре-әниләренең сурәтләрен ясыйлар. Аннары алардан күргәзмә оештырабыз. Иң кызыгы шунда: бу сурәтләрне балалар танырга тиеш була. Шунысы гаҗәп: балалар арасында шундый талантлылары бар, искиткеч охшаш килеп чыга алар! Бәлки, әниләрен шулкадәр яраткангадыр бу!
Быел, пандемия булу сәбәпле, мәктәпкә әниләрне чакыра алмыйбыз. Уйладык-уйладык та, «Әнием – кадерлем минем!» дигән исем астында фотокүргәзмә оештырырга булдык. Балалар, әниләре белән төшкән фотосурәтләрен алып килеп, алардан күргәзмә оештырырга тиешләр. Бу идеяне укучылар кызыксынып, яратып кабул иттеләр. Икенче көнне үк фотолар җыела башлады. Иң мавыктыргыч фотосурәтне кем алып килер инде?!  Көтәсе генә кала.
Гөлсирә НӘҖИПОВА,

Мамадыш районы Никифорово төп  мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ