Логотип Магариф уку
Цитата:

Анталиядә татар теле online укытыла

Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче татар балалары туган телебезне online  дәресләр ярдәмендә өйрәнә. Укытучылар ролендә — Татарстанда урнашкан музей, театр, филармония хезмәткәрләре. Әлеге башлангыч т...

Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче татар балалары туган телебезне online  дәресләр ярдәмендә өйрәнә. Укытучылар ролендә — Татарстанда урнашкан музей, театр, филармония хезмәткәрләре. Әлеге башлангыч турында журналистларга проект авторлары сөйләде. 
«Туган тел» проекты 2018 елның октябрендә Анталиядәге якшәмбе мәктәбендә эшли башлаган. Аның максаты — чит илләрдәге милләттәшләребезне танылган татар артистлары һәм  язучылары белән таныштыру. Проектны тормышка ашыруда Төркия татарларына «Казан егетләре» төркеме ярдәм итә. Җырчы Айдар Әгъләмов проектның техник ягы турында сөйләде. Ул Татарстаннан трансляцияләнгән online дәресләрне Төркиядә генә түгел, Кыргызстан, Казахстан һәм Италиядә дә карауларын әйтте.
Ярты ел эчендә Г.Тукай исемендәге әдәби музей, ТР Милли музее,  Г.Камал исемендәге театр, Г.Тукай исемендәге филармониягә багышланган 10нан артык online дәрес оештырылган.
Анталиядәге якшәмбе мәктәбендә 5-15 яшьтәге балалар белем ала. Биредә татар теле дәресләрен бушлай укыталар. «Анталия татарлары» берлеге җитәкчесе Оксана Назарова чит илләрдә татар телен үстерү фондын булдырырга кирәклеген ассызыклады. Әлеге фонд ярдәме белән укытучыларга хезмәт хакы түләү проблемасы хәл ителә алыр иде. Җитәкче РТ Мәгариф һәм фән министрлыгына Төркиянең әлеге шәһәрендә билингваль мәктәп төзүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Мәктәптә татар теле укытыла алыр иде.
Айгөл ЮНЫСОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ