Логотип Магариф уку
Цитата:

Әнвәр Алмаев: «Югалтулар зур булмас дип ышанам»

Бүген «Татар-информ» агентлыгында алдыбызда торган җанисәп уңаеннан матбугат җыелышы уздырылды. Анда zoom аша Әстерхан өлкәсендәге «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев катнашты һ...

Бүген «Татар-информ» агентлыгында алдыбызда торган җанисәп уңаеннан матбугат җыелышы уздырылды. Анда zoom аша Әстерхан өлкәсендәге «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев катнашты һәм бик күп сорауга җавап бирде.
 Журналистлар, Кавказдан килгән нугай миссионерлары татар авылларында актив эш алып бара, нәтиҗәдә байтак кына татар кешесе җанисәп алганда «нугай» булып языла,  шул ук вакытта узган халык саны алуда татар җәмәгатьчелеге шактый пассив эшләде, дип татар оешмаларына дәгъва белдерде.
Аз санлы халык активрак була. Кавказда, Дагстанда яшәүче нугайлар хәзер шактый кавказлашкан, җыр-биюләре, гомумән, фольклоры да аерылып тора. Алар инде элеккеге, урта гасырлардагы нугай түгел. Бездәге нугай элементы, Алтын Урда заманыннан килгән, татар мәдәниятенә, теленә бәйле катлам – инде шактый вакыт зур татар милләтенең аерылгысыз өлеше. Кемдер ашыгып «нугай» булып язылса да, тора-бара хатасын аңлап, татарлыкка кайтачак дип уйлыйм. Башка халык вәкилләре белән катнаш никахлар аркасында, билгеле, яшьләребезне югалтабыз; әмма татар-нугай никахлары безгә бер зарар да китерми, моңа сөенергә генә кирәк, – дип җавап бирде моңа Әнвәр әфәнде.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ