Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш» балалар театр студиясенә кастинг узды

 26-27 февральдә Казан Мэриясе оештырган «Апуш» балалар театр студиясенә кастинг узды. Ул Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтте. Анда 100гә якын укучы катнашты.“Студия идеясе бездә күптәннән я...

 
26-27 февральдә Казан Мэриясе оештырган «Апуш» балалар театр студиясенә кастинг узды. Ул Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтте. Анда 100гә якын укучы катнашты.
“Студия идеясе бездә күптәннән яшәп килде. Ләкин «Нур», «Без» театр студияләренең булуы, яңа студия ни дәрәҗәдә кирәк дигән сорау тудырды. Әмма мәктәпләр белән күбрәк таныша барган саен студиягә ихтыяҗ булуы ачыкланды, чөнки балаларның сөйләм теле дәрәҗәсе елдан-ел түбәнәя. Биредә шөгыльләнеп, татарча камил дәрәҗәдә сөйләшүчеләр артыр иде. Мондый театр студияләре күбрәк булган саен яхшырак. «Сәйдәш»тә башланган студия уңай нәтиҗәләр күрсәткән очракта аны Ленин исемендәге мәдәният сараенда да ачарга телибез», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Балаларның чыгышларына Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева; татар театры артисты, актерлык осталыгы укытучысы, «Апуш» студиясе җитәкчесе, «Перспектива» гранты иясе Алия Фәйзрахманова; К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова; Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина; татар театры артисты, җырчы, музыкант Ильяс Фәйзрахманов бәя бирде.

«Кастинг уңышлы узды. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрле, араларында алдан әзерләнгән материал белән килүчеләр дә бар иде. Без, жюри әгъзалары, укучының үзенчәлегеннән чыгып, аңа биремнәр бирдек, төрле яктан сынарга тырыштык. Баланың эшләү теләгенә, яңа алымнар өйрәнүгә ачык булуына басым ясадык. Үзләренең әзерләп килгән программалары вакытында малайлар һәм кызлар татар телен белү дәрәҗәсе югары булуны күрсәтте. Тик бу күнекмәләрен алар көндәлек тормышта да, сәхнәдә дә күрсәтә белергә тиеш. Кастинг нәтиҗәләре буенча студиягә 30 кеше сайлап алачакбыз, моннан тыш резервта биш кеше булачак», – диде Алия Фәйзрахманова.

Чарада Казан шәһәреннән генә түгел, Лаеш, Балтач, Арча районнарыннан да килгән 9-15 яшьлек укучылар катнашты. Кастингны уңышлы узучылар «Апуш» театр студиясенә бушлай йөриячәк. Нәтиҗәләр 2 мартта билгеле булачак, дип хәбәр итәләр Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегеннән.
 
Фәния Лотфуллина

Казан шәһәре Башкарма комитеты фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ