Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Әбүгалисина» мюзиклына чакыра

18 гыйнвар көнне сәгать 18.00 дә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче спектаклен тәкъдим итә. Биредә танылган мәгърифәтче, галим, педагог, я...

18 гыйнвар көнне сәгать 18.00 дә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче спектаклен тәкъдим итә. 
Биредә танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр «Әбүгалисина» мюзиклы күрсәтеләчәк. Махсус «Апуш» студиясе өчен әлеге спектакльгә музыканы Зөлфәт Вәлиуллин язган, җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Премьерага махсус костюмнар тектерелгән. Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша.
Зирәк сүзнең кодрәте, белемгә мәхәббәт һәм омтылу турындагы бу тарих «Апуш» театраль студиясенең яңа тамашасы нигезенә ятты. Монда чын балалар спектакленә хас бар нәрсә дә бар: батыр каһарманнар һәм куркыныч хәлләр, белем белән тулы серле мәгарәләр, табышмаклар һәм маҗаралар һәм, әлбәттә, бик күп җырлар, музыка һәм бию,  дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең матбугат хезмәте.
Студиягә балалар сентябрьдән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрьдә башланган. Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Татарстанның атказанган артисты, актёрлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова әзерләгән.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ