Логотип Магариф уку
Цитата:

Кенәр мәктәбе укучылары эшкә үткен

Мәктәп, белем бирү белән беррәттән, бүгенге көндә иң мөһим, иң авыр, иң кичектергесез бурыч – кеше тәрбияләү максатын да башкара. Ә чын кеше тәрбияләүне хезмәт тәрбиясеннән башка күз алдына да китереп...

Мәктәп, белем бирү белән беррәттән, бүгенге көндә иң мөһим, иң авыр, иң кичектергесез бурыч – кеше тәрбияләү максатын да башкара. Ә чын кеше тәрбияләүне хезмәт тәрбиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Укучының үзе чәчкән, карап, тәрбияләп үстергән үсемлекләрдән җыеп алынган уңыш – аның хезмәт нәтиҗәсе. Нинди генә эш башкармасын, укучы бала үз эшенең файдалы, кирәкле булуын тоярга тиеш, дип саныйм.

Яшелчәләрне утырту, вакытында су сибү, чүбен утау, бакча корткычларына каршы көрәш, өстәмә тукландыру эшне дөрес оештыруны таләп итә. Шул максатны күздә тотып, укучыларыбызның җәйге хезмәт практикасын үтәү графигын алдан планлаштырдык.
Мәктәбебезнең укыту-тәҗрибә участогы 1 гектарга якын мәйдан били. Елдагыча, узган уку елында бакчабыздан мул уңыш алган идек. Мәсәлән, 1600 кг бәрәңге, 800 кг яшелчә, 400 кг җиләк-җимеш һ.б. җыелды. Пешекче апаларыбыз җыелган уңышны эшкәрттеләр һәм ул уку елы барышында укучыларыбызга алардан туклыклы аш-су әзерләделәр. Ашханәдән артканы ярминкәләрдә, авыл халкына сатып, мәктәпкә шактый гына өстәмә акча да эшли алдык.

Бу көннәрдә  мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә кызу эш кайный. Укучыларыбыз яшелчәләргә су сибә, түтәлләрне йомшарта, чүп үләннәрен утый, төрле тәҗрибәләр үткәрә. Быел 60 кг орлыклык суган, кишер, чөгендер, кабак, кәбестә, кыяр чәчтек. Мәктәбебез бакчасында җиләк-җимеш бүлеге, теплица, географик мәйданчык, яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган. Укучыларыбыз технология, табигать белеме, биология дәресләре программалары нигезендә укытучылар җитәкчелегендә эш алып баралар. «Минем инициатива» дигән республика конкурсында катнашып, «Тирәлекне яшелләндерү» номинациясендә җиңүче булуыбыз да хезмәтебезгә зур бәя булды. Педколлективның бердәм, тату, максатчан эшләве, укучыларыбыз тырышлыгы нәтиҗәсендә быел да мул уңыш алырбыз, дип өметләнәм.
Нурфия САДЫЙКОВА,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең биология укытучысы, мәктәп яны тәҗрибә бакчасы мөдире

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ