Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчаның «Сандугач»ында семинар-практикум узды

Арчаның 6 нчы «Сандугач» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем һәм тәрбия бирү алымнары» темасына республикакүләм семинар-практикум үтте. Әлеге чара Арча районы мәгариф ида...

Арчаның 6 нчы «Сандугач» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем һәм тәрбия бирү алымнары» темасына республикакүләм семинар-практикум үтте. Әлеге чара Арча районы мәгариф идарәсе планы буенча оештырылды. Семинарда шәһәребезнең балалар бакчаларының татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр, шулай ук Балтач, Теләче районнарыннан да тәрбиячеләр катнашты. Алар кунакчыл «Сандугач» балалар бакчасының җылы атмосферасында төрле чаралар карадылар. Бакча тәрбиячеләре балаларга ике телдә белем һәм тәрбия бирүдә төрле яңа алымнар: кластер, инфографика, адвент календарьга нигезләнеп эшләү юллары аша төрле яшьтәге балалар белән эшчәнлекләр күрсәттеләр. Шулай ук башка бакчадан килүчеләр дә үз осталыклары, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. .
Әлеге чара эчтәлекле һәм файдалы узды. Семинарда катнашучыларның һәрберсе киләчәктә үз эшендә куллану өчен тәҗрибә туплагандыр, дип уйлыйм.
 
 

Лилия ГЫЙЛЬФАНОВА, Арчадагы 6 нчы «Сандугач» балалар бакчасының  өлкән тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ