Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-аналар фикере: мәктәптә ничек ашаталар?

Башлангыч сыйныфларны бушлай ашатачаклар дигән хәбәрне ата-аналар бик җылы кабул итте. Яңа уку елы башланып инде дүрт атна вакыт узды. Шул уңайдан, сезнең балаларга кайнар аш биреләме, ризыкларның сый...

Башлангыч сыйныфларны бушлай ашатачаклар дигән хәбәрне ата-аналар бик җылы кабул итте. Яңа уку елы башланып инде дүрт атна вакыт узды. Шул уңайдан, сезнең балаларга кайнар аш биреләме, ризыкларның сыйфаты  канәгатьләндерәме, дип  ата-аналар арасында сораштыру уздырдык.
Гүзәл Бакиева, Мөслим районының Мәлләтамак авылы:
- Минем улым Рияз III сыйныфта укый. Ашчыларыбыз бик тәмле пешерә. Укытучылары, балаларның ризыкны ашап бетерми калганы юк, дип әйтә. Улыбыз да мактап тора. Ашауны үзебездә пешерәләр. Бәрәңге боламыгы белән ит яки балык кәтлите, боткалар, төрле яшелчә салатлары, чәй яки компот бирәләр.
Лилия Ризванова, улы Гайсә Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе укый:
- Безнең балалар көнгә ике мәртәбә ашый. Иртәнге кайнар аш бушлай. Аны беренче дәрестән соң, тугызынчы яртыда ашыйлар. Коры-сары гына түгел. Кайнар аш, итле карабодай боткасы да була. Салатлар, яшелчә, җиләк-җимеш тә, кабартма, төрле соклар да бирәләр. Уникенче яртыда төшке ашны ашыйлар. Ансы түләүле, 48 сум тәшкил итә. Улым, төшке аш та тәмле була, ди.
Әмирҗан ЗАРИФ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ