Логотип Магариф уку
Цитата:

Атаклы шәхесләрнең канатлы сүзләре

Бер әти йөз укытучыдан артыграк (Герберт Дэвид, инглиз язучысы).Балаларның иң яхшы булуы өчен иң яхшы ысул – аларны бәхетле итү (Оскар Уайльд, Ирландия язучысы).Тәрбиянең максаты – балаларны үзебездән...

Бер әти йөз укытучыдан артыграк (Герберт Дэвид, инглиз язучысы).
Балаларның иң яхшы булуы өчен иң яхшы ысул – аларны бәхетле итү (Оскар Уайльд, Ирландия язучысы).
Тәрбиянең максаты – балаларны үзебездән башка яшәргә өйрәтү (Роберт Орбен, америка язучысы).
Баллы ризык, печенье, конфетлар белән баланы сау-сәламәт үстереп булмый. Тән ризыгы кебек, рухи азык та гади һәм туклыклы булырга тиеш (Шуман Роберт, немец композиторы).
Әгәр бала сезнең йортыгызны үзенеке итеп танымаса, ул үз йорты итеп урамны санаячак (Надин де Роштильд, француз актрисасы).
Тәртипкә өйрәтү өчен иң яхшы мәктәп – гаилә (Смайлс Сэмюэл, Шотландия язучысы).
Киләчәк турында уйламыйсыз икән, ул сезнең булмаячак (Джон Голсуорси, инглиз язучысы һәм драматургы).
Балага мирас калдыруга караганда, аны эшкә өйрәтү файдалырак (Ричард Уэйтли, инглиз филофофы).
Балаларыгыздан шаянлыкны үтерсәгез, анардан беркайчан да акыл иясе чыкмаячак (Жан Жак Руссо, француз-швейцар философы, язучысы).
Тәрбия, тагын бер кат тәрбия – мәктәпнең максаты (Иоганн Пестлаоцци, Швейцария педагогы).
Үз гаебеңне тану – иң яхшы өйрәтүче. Ул үз-үзеңне тәрбияләүнең иң яхшы ысулы (Рёксин Джон, Шотландия язучысы).
Уңышлы тәрбиянең сере укучыны хөрмәтләүдә (Эмерсон Уолдо, Спарта язучысы).
Тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш (Карл Маркс, немец философы, язучысы, тарихчысы).
Педагогика фәне кешеләр турында булса да, аны балалар өчен дип уйлау – бик тупас хата (Януш Корчак, поляк язучысы, педагог ).
Сез кешене нәрсәгә булса да өйрәтә алмыйсыз. Аны сез нәрсә икәнлеген генә өйрәтә аласыз (Галилео Галилей, Италия физигы, астрономы).
Милләтнең киләчәге аналар кулында (Оноре де Бальзак, француз язучысы).
Күпләр кешелек дөньясын саклап калырга телиләр, шулар арасыннан берәү дә әнисенә савыт-саба юышырга теләми (Патрик О’Рурк, америка язучысы).
Сәләте булмаган якка этәрмә (Коменский Ян Амос, чех язучысы, педагогы.).
Тирә-юнь шундый искитмәле, аның бернәрсәгә дә исе китми икән – ул балачак (Антуан де Ривароль, француз язучысы).
Уртача укытучы – сөйли. Яхшы укытучы – аңлата. Бик яхшы укытучы – күрсәтә. Бөек укытучы – илһамландыра (Уильям Артур Уорд, инглиз шахматчысы).
Олы кешене бала өч нәрсәгә өйрәтә ала: сәбәпсез шатлануга, үзенә һәрвакыт шөгыль табарга, үз сүзендә нык торуга (Пауло Коэльо, Бразилия язучысы).
Әгәр баланы начарлык эшләгәндә җәзаласаң һәм яхшылык эшләгәндә бүләкләсәң, ул яхшылыкны бүләк өчен эшләячәк (Иммануил Кант, немец философы).
Күп хатын-кыз бала таптым да ана булдым, дип уйлый. Бу хәлне роялем булгач, мин пианист, дип уйлау белән чагыштырырга мөмкин (Сэм Харрис, америка публицисты).
Ата-аналарга балаларны вакытында шуны аңлатырга кирәк: өлкән кеше белән акыллы кеше бер үк төшенчә түгел (Татум Ченнинг, америка актеры).
Үзенең балачагын оныткан тәрбияче – иң начар балалар тәрбиячесе (Мария Эбнер-Эшенбах, Австрия язучысы).
Тупас көч белән ирешә алмаганны иркәләү белән тизрәк ирешеп була (Эзоп, борынгы грек шагыйре).
Балалар белән ата-аналарның ачыктан-ачык сөйләшүләре – дөньяда иң сирәк очрый торган нәрсә (Ромен Роллан, француз язучысы).
Башта без балаларны өйрәтәбез, аннары алардан үзебез өйрәнәбез (Ян Рэйни, Тайвань актрисасы).
Үзегезнең ата-аналарыгызга ничек булышасыз, шундыйны балаларыгыздан көтәсе булыр (Питтак, борынгы грек акыл иясе).
Әти булу җиңел, ә чын әти булу – шактый кыен (Вильгельм Буш, немец шагыйре).
Ана йөрәге – төпсез кое – нинди генә тирән булса да, анда “гафу итү” дигән нәрсә табыла (Оноре де Бальзак, француз язучысы).
Дөньяда тудырылган иң гүзәл нәрсә – иң күркәм тәрбияләнгән кеше (Эпиктет, борынгы грек философы).
Тәрбия сәләтне үстерә, әмма яңасын булдырмый (Франсуа Вольтер, француз философы).
Тәрбия – ул яхшы гадәтләрне үзләштерү (Платон, борынгы грек философы).
Рәссам кебек, тәрбияче булып та туарга кирәк (Карл Вебер, немец композиторы).
Балалар турында начар сүзләрне аның алдында да, ул янәшәдә булмаганда да сөйләмәгез (Мария Монтессори, Италия табибы, педагогы).
Зурлар үз баласының үзенә җайлы булуы өчен күп көч куялар (Януш Корчак, поляк язучысы, педагогы).
Балалар белән бергә китап уку – аларны хисси тәрбияләүдә иң яхшы чара (Джон Готтман, Афинаның психология профессоры).
Балагызны яхшылык белән тәрбияләгез, шул гына аларны бәхетле итә ала (Людвиг ван Бетховен, немец композиторы, пианисты).
Мәктәп – ул шундый остаханә, анда киләчәк буынның фикерләре формалаша. Аны кулдан ычкындырмас өчен, нык итеп тотарга кирәк (Анри Барбюс, француз язучысы)
Хөрмәт итү – ата-ананы саклаучы нәрсә, беренчедән – ул кәеф бозылудан сакласа, икенчедән – вөҗдан газабыннан саклый (Оноре де Бальзак, француз язучысы).
Әти булу җиңел, ә чын әти булу – шактый кыен (Вильгельм Буш, немец шагыйре).
Ана йөрәге – саекмас тылсымнар чыганагы (Пьер-Жан де Беранже, француз шагыйре).
Канатлы сүзләрне Нияз МИНГАЛИЕВ-БИШБАЛТА туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ