Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнәдә – «Осталык дәресләре» бәйгесе

Әтнә районында «Ел укытучысы – 2022» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең район туры үткәрелде. Бүгенге вазгыятьтә педагогның максаты – балаларда һәм ат...

Әтнә районында «Ел укытучысы – 2022» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең район туры үткәрелде. Бүгенге вазгыятьтә педагогның максаты – балаларда һәм ата-аналарда туган телгә карата кызыксыну уяту, туган телне өйрәтү. Укытучы иң беренче чиратта зур хәрефтән язарлык мөгаллим булып кала белергә тиеш. Ул – заман таләпләренә җавап бирерлек, белемле һәм татар телен тиешле дәрәҗәдә укыта алырлык укытучы. Бәйгедә районыбызның ун татар теле  һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Конкурсантлар түбәндәге темалар буенча осталык дәресләре күрсәттеләр:

– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталыкларын үстерү»;
– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мультимедиа лонгридлары куллану»;
– «LearningApps.org сервисы ярдәмендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дидактик биремнәр (уеннар) төзү алымнары»;
– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тренинг методы куллану»;
– «Әдәби әсәрләр аша укучыларга тәрбия бирү»;
– «Укучыларның иҗади фикерләвен һәм танып белү эшчәнлеген активлаштыру чарасы буларак ТРИЗ технологиясе»;
– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә лэпбук технологиясен куллану»;
– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сторителлинг методын куллану»;
– «Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану».

Күңгәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Фирдәвес кызы Галиева, Күлле Киме төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Рашат кызы Сафина, Бәрәзә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Әгъзам кызы Әпсәләмовалар бәйге җиңүчеләре булып танылды.
 

Мондый бәйгеләрдә катнашу кызыклы гына түгел, бик файдалы да. Татар теле укытучылары да һәрвакыт үсештә, яңалык эзләүдә булырга тиеш. Коллегалар белән очрашу, аларның осталык дәресләрендә катнашу укытуда яңа төрле алымнар үзләштерергә мөмкинлек, һөнәри үсеш бирә. Бәйгенең алдагы этапларында аларга җиңүләр насыйп булсын.
Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ