Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнамә (27 сентябрь–3 октябрь)

Кучкарлар  Атна бик файдалы һәм нәтиҗәле үтәчәк. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.Үгезбозау Спорт белән шөгыльләнер вакыт та җитте. Финанс өлкәсен...


Кучкарлар 

 




















Атна бик файдалы һәм нәтиҗәле үтәчәк. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

























Үгезбозау

 

Спорт белән шөгыльләнер вакыт та җитте. Финанс өлкәсендә кыенлыклар көтелә. Әмма ел ахырына кадәр сез ул халәтне яхшырта алачаксыз. Мәхәббәткә килгәндә дә хәлләр җайлаша төшәчәк. Бу айда очраткан сөйгән ярыгыз ел ахырына кадәр тормыш иптәшегезгә әйләнергә мөмкин.

 

Игезәкләр

 

Игезәкләр өчен атна яңа танышлар, дуслар, күңелле мизгелләр алып килергә мөмкин. Ял итү өчен уңайлы вакыт.

 

Кысла 

 

Эшчәнлек төрен алыштыру буенча тәкъдимнәр булырга мөмкин. Алардан баш тартырга ашыкмагыз. Үзгәрешләрдән курыкмагыз.

 

 

Арыслан 

 

Гаиләлеләрнең ишәеп китүе мөмкин. Ә ялгыз арысланнарга йолдызлар мәхәббәт сорауларына җитди карамаска, арткы планга күчереп торырга киңәш бирә.

 

Кыз

 

Гаиләле кызлар өчен бала алып кайтуга уңышлы чор, ә ялгызларга бу атнада мәхәббәт елмаерга мөмкин.

 

Үлчәү

 

Үлчәүләр өчен иҗади ачышларга бай атна. Мактау сүзләреннән, хәтта башыгыз дә әйләнеп китүе ихтимал. Әмма гел яхшы хәлләр гына булып тормаска да мөмкин. Эштә проблемалар килеп чыкса, башкалардан ярдәм көтмәгез.

 

Чаян

 

Яшәү урыны алыштыру өчен яхшы чор. Чаяннар өчен көз авырлыклар алып килә. Сезнең ясаган адымнарыгызны, башкарган эшләрегезне тирә-юньдәгеләр аңламаска мөмкин. Ялгыз чаяннар өчен мөнәсәбәтләр төзү генә дә җиңелләрдән бирелми.

 

Укчы

 

Укчыларның бу айда эшләрендә көтелмәгән борылышлар булырга мөмкин. Хезмәт хакын тоткарлаулар көтелә. Кешеләрне рәнҗетүегез үзегезгә кайтуы мөмкин. Үзегезне кулга алып, бераз йомшаграк булыгыз. 

 

Кәҗәмөгез

 

Биеклеккә күтәрелү өчен мөмкинлекләр чыгачак. Гаиләле кәҗәмөгезләр мөнәсәбәтләрендә бәхет һәм гармония булачак. Ялгызлар бу атнада үз парыгызны очратырсыз.

 

Сукояр

 

Сукоярлар энергиянең тагын да күбәюен сизәчәк. Сез хәтта кемгәдер илһам өстәргә дә мөмкинсез.

 

Балык

Сез вакытлыча финанс сорауларны икенче планга куеп, шәхси тормышыгызны кайгыртасыгыз киләчәк. Үзегезнең тышкы кыяфәт, имиджыгызны үзгәртүегез ихтимал. Моңа кадәр кыюлыгыгыз җитмәгән эшкә алынырга мөмкинсез.



 







 




 


 

 
































 

 




















 

 















Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ