Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы-2022» конкурсы җиңүчеләре билгеле (Фото)

Эчке бер дулкынлану, борчу-матавыклану белән көттек быелгы «Авыл укытучысы» конкурсын. Беренчедән, әлеге бәйгенең йомгаклау турын ничә еллар үзендә уздырып килгән Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче...

Эчке бер дулкынлану, борчу-матавыклану белән көттек быелгы «Авыл укытучысы» конкурсын. Беренчедән, әлеге бәйгенең йомгаклау турын ничә еллар үзендә уздырып килгән Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе җитәкчелеге быел аны үзендә үткәрергә авырыксынды. Тиз арада конкурсыбызның финал өлешен үткәрергә ризалык бирердәй милли мәктәп эзләргә алындык. Үзара киңәшләшкәннән соң, «Нигә әле мәртәбәле «Авыл укытучысы» бәйгесен авыл мәктәбе җирлегендә үткәреп карамаска икән?» дигән фикергә килдек. Бу тәкъдимне журналыбызның иң якын дусларыннан берсе – Татарстанның иң зур авылы булган Питрәч районының Шәле урта мәктәбе директоры Миңзифа Гыйльми кызы Хәсәновага җиткердек. Гозер-тәкъдимебезне ул биш куллап хуплады. Һәм ике-өч көн дигәндә мәктәбен конкурсыбызны конкурсантларыбыз, жюридагылар күңеленә хуш килердәй дюгарылыкта уздыру чараларын күрде. Миңзифа ханымга, тулаем Шәле мәктәбе коллективына моның өчен бик зур рәхмәт.
Әйтергә кирәк: иртәнге 8 нче яртыдан башланып кичке сәгать дүрткә кадәр дәвам иткән конкурс гаять тә киеренке, әмма зур оешканлык белән үтте. Конкурс барышына артык күп тукталмыйча (алары хакында җурналыбызның октябрь ае санында дөнья күрәчәк язмада бәян ителер әле), «Авыл укытучысы-2022» республика конкурсының нәтиҗәләрен игълан итик:
I урында – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең физика, информатика укытучысы Руслан Дамир улы НӘБИУЛЛИН. Ул III турда VIII сыйныфта физикадан «Җисемнең эчке энергиясен үзгәртү ысуллары» дигән темага дәрес күрсәтте.

II урында – Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең биология укытучысы Гөлназ Мансур кызы САБИРОВА.

III урында – Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Хафиз улы СӨЛӘЙМАНОВ белән Питрәч районы Татар Тау Иле урта мәктәбенең биология укытучысы Зөлфия Равил кызы ҖИҺАНШИНА.

Калган конкурсантларыбыз түбәндәге номинацияләр буенча җиңүче дип билгеләнде:
«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә – Биектаудагы Г.Баруди исемендәге 4 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Мансур кызы ХӘЛИЛОВА.

«Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә – Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы ШӘРИПОВА.

«Үзе укыткан предметына мәхәббәт» номинациясендә – Әлмәт районы Миңнебай станциясе төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Мөкатдәс кызы ӘХМӘТЗАҺИРОВА.

«Тема тирәнлеге өчен» номинациясендә – Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенеә биология һәм география укытучысы Рузилә Рәфыйк кызы ҺАДИЕВА.

Тәрбиячеләр арасында «Туган телгә мәхәббәт» номинациясенә Актаныш районы Актаныш  авылы «Гомуми үсеш бирүче   3 нче  балалар бакчасы» тәрбиячесе Әлфирә Индус кызы Шакирова, «Имин булсын балалар» номинациясенә Балтач муниципаль районының «Катнаш төрдәге Балтач  5 нче балалар бакчасы» тәрбиячесе Гөлназ Нурулла кызы Закирова лаек дип табылды.

Җиңүчеләребезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә аларга җиңү шатлыкларын кат-кат татырга насыйп булсын дигән изге теләктә калабыз.



 

Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт САБИРОВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ