Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» конкурсының 8 еллык тарихы һәм җиңүчеләре

Укытучыларның һәнәри осталыгын камилләштерү максатыннан төрледән-төрле иҗади конкурслар үткәрелеп киленә. Тик моңарчы республикабызда авыл мәктәпләре мөгаллимнәре өчен махсус бәйге юк иде. Бигрәк тә т...

Укытучыларның һәнәри осталыгын камилләштерү максатыннан төрледән-төрле иҗади конкурслар үткәрелеп киленә. Тик моңарчы республикабызда авыл мәктәпләре мөгаллимнәре өчен махсус бәйге юк иде. Бигрәк тә татар мәктәпләрендә эшләүчеләре өчен.

Шушы бушлыкны тутыру ниятеннән безнең «Мәгариф» журналы редакциясе коллективы 2014 елда «Авыл укытучысы» конкурсын үткәрергә алынды да. Бераз курку-шикләнү белән тотынсак та, авыл укытучылары безнең башланычны дәрәү күтәреп алды: конкурсның беренче турына 500 дән артык укытучы катнашуы – шуңа дәлил. Бу – безгә күңелдә ышаныч уятты. Теләктәшләрне дә таптык, Татарстан Мәгариф һәм министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья татар конрессы, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе, Халыклар дуслыгы йорты кебек дусларыбыз безгә әлеге конкурсны үткәрүдә ныклытаяныч-терәк булдылар. Нәтиҗәдә инде быел аны сигезенче тапкыр үткәрдек.

Димәк, «Авыл укытучысы» конкурсының кечкенә генә булса да 8 еллык тарихы бар дигән сүз. Шушы 8 елда конкурсыбызда 25 мөгаллим, I – III урыннарга лаек булып, лауреат булып танылган. Алар – республикабызның 18 районыннан. Иң күбесе – Арча районыннан: төрле елларда бу районның дүрт укытучысы «Авыл укытучысы» конкурсында призлы урыннарга чыккан. Алексеевск, Лениногорск, Биектау, Әгерҗе  районнарыннан исә – икешәр, ә калган 13 районнан – берәр мөгаллим. Җиңүчеләребезне үзләре укыта торган фәннәре буенча карасак, 9 фән укытучысы һәм бер тәрбияче бар. Иң күбе – татар теле һәм әдәбияты укытучылары (алар – 9). Математика укытучылары – дүртәү, инглиз теле мөгаллимнәре– өчәү. Ә менә Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбеннән ике укытучы төрле елларда конкурсыбыз җиңүчеләребулып танылган булган.

«Авыл укытучысы» конкурсында  кайсы елны кемнәр лауреат исеменә лаек булган? Шуларны искә төшереп, күңелебездә кабат яңартып алыйк әле.
2014 ел
I урын – Кукмара районының Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктңбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Вәкъкас кызы БӘШИРОВА.
II урын – Алексеевскидагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Хәниф кызы ҖАМАЛИЕВА.
III урын – Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 3 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Наил кызы ШАКИРТЯНОВА.
2015 ел
I урын – Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Рәфыйк кызы МӨСТӘКЫЙМОВА.
II урын – Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рәфкать кызы ХАФИЗОВА.
III урын – Алексеевск бистәсендәге Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Мәгъсүм кызы КУТУЕВА.
2016 ел
I урын – Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Филүс кызы ӘҺЛЕТДИНОВА.
II урын – Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рәфис кызы ЗАРИПОВА.
III урын – Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Резедә Закир кызы ГАЛИМОВА.
2017 ел
I урын – Биектау районы Суыксу төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Барый кызы ГАРИПОВА.
II урын – Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы Гөлназ Миңлеринат кызы ВӘЛИЕВА.
III урын –Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Фаил кызы НИГЪМӘТУЛЛИНА.
2018 ел
I урын – Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Фәрит кызы ХӘМИДУЛЛИНА.
II урын – Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы Вафия Сәхип кызы КӘРИМУЛЛИНА.
III урын – Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Камил кызы ЮНЫСОВА.
2019 ел
I урын – Лениногорск районы Урмышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Миңзөфәр кызы ХИСАМОВА.
II урын – Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы Таһир Фида улы СӘМИГУЛЛИН.
III урын – Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зилә Рафаэль кызы МӨХӘММӘТОВА.
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәния Зәки кызы МУСИНА.
2020 ел
I урын – Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Мансур кызы ГЫЙБАСЕВА
II урын – Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Ирек кызы ХӘСӘНОВА.
III урын – Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы Алия Илсур кызы НУРГАЛИЕВА.
2021 ел
I урын – Яшел Үзән районының А.Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Асия Шәүкәт кызы ЗАКИРОВА.
II урын – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы Равил Фәйзерахман улы КӘРИМОВ.
III урын – Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Фоат кызы ВӘЛИЕВА.

Таһир САБИРҖАНОВ
Фото: Альберт Сабиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ