Логотип Магариф уку
Цитата:

Авырлыкны бергә-бергә күтәргәндә, аннан сыгылып түгел, ә ныгып чыгасың

Юньләп ял, йокы тәтемәсә дә,  Арчада яшәүче Илһамия һәм Фәнис Гыйлаҗиевлар гаиләсендә соңгы берничә айда бары  күңелле мәшәкатьләр генә. «Нечкәбил» республика бәйгесенең Казанда узачак финал...

Юньләп ял, йокы тәтемәсә дә,  Арчада яшәүче Илһамия һәм Фәнис Гыйлаҗиевлар гаиләсендә соңгы берничә айда бары  күңелле мәшәкатьләр генә. «Нечкәбил» республика бәйгесенең Казанда узачак финалына үткәннән соң, әти-әниләреннән  башлап,   бөтенесен аякка бастырдылар. Вакыт белән исәпләшү юк – Илһамиянең төн уртасында да: «Фәнис бәгърем, әйдә, вальсны кабатлыйк»,  – дигәненә дә гаҗәпләнмиләр. Чөнки  Илһамиясе нинди дә булса эшкә алына икән, ордым-бәрдем генә эшли торганнардан түгел – тоткан җиреннән өзә.  Шулай булгач,  гомер буе бергә биесә дә үкенәсе юк Фәниснең. 

Заманында  нәкъ менә шул биюләре белән гашыйк итә дә инде аны Илһамия. Аларның 9 нчыда укыган чаклары гына була әле ул. Сигезенче сыйныфка кадәр  үзенең туган авылы Югары Симеттә  (Саба районы) укыган кыз, 9–10 нчыга Арчаның 2 нче мәктәбенә килә. Укучылар куйган беренче концертта ук һинд биюен башкарган Илһамия исемле кыз шул мизгелдән егетнең илһам чыганагына әверелә. Бер күрүдә гашыйк булуга ышанмаганнар аннан сорасын. «Бар ул», –  диячәк. Хәер, егет үзе дә төшеп калганнардан түгел, кирәк – җырлый, кирәк булса, гармунда уйный. Гармунчының буыннары саен мәхәббәт  аның, дип юкка гына җырламыйлардыр, уртак телне тиз табалар.  Атна буе мәктәп интернатында яшәп,  ялга авылына кайтып киткән кызны клубтан  соң озатып куярга дип,  күрше районның 25 чакрым ераклыктагы авылына йөрүдән дә авырыксынып тормый Фәнис. Ә ике арада йөрергә дизель поездыннан башка нәрсә юк. Кызны капка төбенә кадәр илтеп куйгач,  бергә укыган егетләргә кереп куна да Шәмәрдән ягыннан килгән иртәнге дизель поезды белән, кош тоткандай, Арчасына кайтып китә. Мәктәпне тәмамлауга, егет армиягә алына, ә биюдән башканы белмәгән Илһамия, бер ел   эшләгәннән соң, барыбер биюче булам дип, Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятенә укырга керә. Ике сугыш узып, дөньяның  ачысын-төчесен татыган  Мөбарәк абзый белән ул елларның  михнәтләрен мари урманнарында үз җилкәсендә күтәргән әнисе  Зәйнәпбикә: «Артист тормышы нәрсә инде ул? Биеп  ничек тамак туйдырмак буласың, шәфкать туташына укысаң, урының җылыда булыр иде», – дип, кызларын бик үгетләргә тырышып  карыйлар да соң, бара торгач, имтиханнар тапшырып кайтканын белми дә калалар. Үзе  тирә-юньгә бер коеп куйган  балта остасы булганга,  ике кулына бер эш булсын дип тә гөманлагандыр инде әти кеше.  Ни булса ул,  үз дигәненә ирешә тәвәккәл кыз.   Авыл  клубында сәнгать җитәкчесе, бераздан  клуб мөдире була. Бию коллективы туплый.

1987 елда Фәнисе армиядән кайткач өйләнешеп тә куялар. Нәкъ шул чагында Воронеж   махсус урта милиция  мәктәбенә укырга    керә егет. Илһамия декабрист хатыннарыннан ким булмый:  син кайда – мин шунда, дип, тәвәккәлләп, өч елга Воронежга китеп бара. Хәзер инде, һай бу гомер дигәннәрең ничек тиз узып киткән дип, балалар үстергән, Арчада  үз нигезләрен корган ул елларны сагынып сөйләргә генә калган. «Икегез ике яссылык кешеләре: берегез 27 ел погонлы хезмәттә– милиция подполковнигы, икенчегез – иҗат кешесе, хореограф. Ничек бер-берегезне аңлап яши алдыгыз?»– дип сорасаң да,  урынлы булыр инде болардан. Ни хикмәт, сүз куешкандай, җаваплары бер: ул булмаса, мин болай итеп яши дә,   бу эштә эшли дә алмас идем...  
Илһамия, башта  мәктәптә эшләсә дә, 2007 елда  районда Балалар үзәге  ачылганнан бирле,  шунда өстәмә белем бирү  педагогы – хореограф.  Ул җитәкләгән «Сөембикә» һәм «Сөембикә гөлләре»  ансамбльләре– йөзләгән балага канат куеп, дистәләгән бәйге-фестивальләрдә үзен кат-кат сынаган коллективлар. Лауреат  дипломнары,  медальләренең инде исәбе-хисабы юк.
ӘЗМӘВЕРДӘЙ ӨЧ ЕГЕТ
– Илһамиянең  мактанырлыгы бар, әмма шул ук вакытта  өч малайны үстерү җиңел булмагандыр, – дип сүз башлый Фәнис әфәнде.  – Баштагыларының аралары яшь тә ике ай гына, икенчесе белән өченчесенең арасы– ун яшь. Олылары бертөсле киенеп, игезәкләр кебек үстеләр. Әле булса: «Сезнең игезәкләр бар иде, алар ничек?» – дип сүз катучылар булгалый.
Ата баласы хата булмый, шул инде. Балалары да үзләре кебек тырыш, үҗәт, максатчан булып үсә Гыйлаҗиевларның. Өчесе тиң бии, әмма бию белән генә дә чикләнмәгәннәр. Мәктәптә укыганда, хоккей җыелма командасында уйнаган, армрестлинг ярышларында җиңүләр яулаган өлкән уллары энеләрен дә үз артыннан ияртә. Башкача була да алмагандыр, юкса ул алган медальләр, кубоклар кайсы гына малайның күзен кыздырмас икән? Әлбәттә инде, музыка мәктәбенең хореография классында укуны да артык йөккә  санамаган Рәмис. 
А. Н. Туполев исемендәге Казан милли  тикшеренү техник университетын тәмамлап,   хәзерге вакытта ул Алабуга урман хуҗалыгын  җитәкли.  
Уртанчылары Рәдис мәктәпнең иң яхшы спортчысы булу өстенә  (марафон, кул көрәше), курай, баян классларын тәмамлаган һәм, әйткәнемчә, хореографияне дә читкә какмаган.  Казан  социаль-юридик  институтны тәмамлап, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң,  РФ Эчке эшләр министрлыгының   Казан юридик институтында укый.   10 елдан артык Казан шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт үзәк инспекциясендә эшли ул.
 Рәмзил дә абыйларыннан  калышмаган.  Бу йортта баланың уңышын күреп, аны чын-чынлап үстерә беләләр дисең, егетнең  бүлмәсендәге кубоклар,  медальләр, дипломнар,  боксёр перчаткаларын күргәч. Төгәл фәннәрне  үз иткән егетнең Казан  дәүләт аграр университетын  РТ Президенты стипендиясен алып укуы да, авыл хуҗалыгы практикасын  Германиядә узуы да  –  бары үзенең тырышлыгы нәтиҗәсе. Хәзерге вакытта Казан югары танк училищесында армия хезмәтен  узучы егетебез  хәрби оркестрга кушылып җырлаучы солист та икән әле.
Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында узган «Нечкәбил» республика бәйгесе барышында ул бөтен тамашачылар, туганнары  алдында үз тормышында  тагын бер матур адым ясап, сәхнәдә  сөйгән кызы Гөлназга  тәкъдим ясады. Бу инде тиздән Гыйлаҗиевлар гаиләсенә  өченче килен төшәчәк  дигән сүз.  Килен каенана туфрагыннан яратыла икән, Гөлназ да сынатмас.  Әнә бит  Рәмиснең хатыны юридик мәсьәләләр буенча эксперт Ирина –  үсмер чагыннан ук футбол җене кагылган  разрядлы спортчы; Экология һәм табигый байлыклар   министрлыгында хезмәт куючы Айсинә – ире Рәдис кебек үк, армрестлинг буенча ике тапкыр   республика чемпионы. Кыскасы, каты куллы, җиңел аяклы моңа кадәр бу бәхетле гаиләгә төшкән киленнәр. Гөлназга да төкле аягың белән, төшкән җиреңдә таш бул  дип телик.  
– Безнең гаилә бәхетенең сере бик гади: балалар әти-әни назына тиенеп, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнеп үсте. Шәхсән үзем  бәләкәйдән байлык турында да, дөнья гизү турында да түгел, ә бәхетле булу хакында хыялландым. Миңа калса, барысы да әнә шул хыялдан башлангандыр, –  дип, серен чишә хореограф ханым.–   Зур тату гаиләң, үзеңә илһам, башкаларга яшәү дәрте биргән яраткан эшең булу – шул бәхет бит инде ул. Булганына  сөенә, шөкер итә  беләбез – анысы да бик мөһим. Без моны үз әти-әниләребездән өлге итеп алдык, – ди Илһамия ханым.
Дөрес, тормышта   проблемалар булмый тормый, була, әмма авырлыкны бергә-бергә күтәргәндә, аннан сыгылып түгел, ә ныгып чыгасың. Моннан берничә ел элек аның да каенанасы,  бик каты авырып, урын өстенә калган.   Аллага  шөкер, җиңгәннәр.
–  Без бит икенче бала туганчы,  ике ел ярымлап әти-әни белән бергә яшәдек. Үзебезгә фатир биргәч тә,  әниләрне калдырып чыгып китәбезмени, алар бездән башка нишләр, диештек. Алар яныннан бик китәсебез дә килмәгән иде. Үзләре үк фатир бирәләр икән, нәрсәгә икеләнеп торып, аны кулдан ычкындырырга – балаларыгыз бар, дигәч башка чыктык.  Аннан җир алып мунча салдык, сарайлар төзедек, каз-үрдәк, тавык, олы мал асраган чаклар да булды, –  дип, үткәннәрне барлап ала хуҗабикә.
– Үз кулларың белән җиткергән тормышка җитәме соң инде, – дип, ире  дә хатынын куәтләп куя.
  – Шөкер, ир-ат буларак  өстәге бурыч үтәлгән: агачлар утыртылган, инде алма бирәләр, бөтен туганнарны бер җиргә тупларлык иркен, якты өй салынган,  үзебезгә таяныч булырдай әзмәвердәй өч егет үсеп буй җиткергән, алар үз юлларын тапкан. Шушы бәхет түгелмени?! Шуның өстенә  бүгенге көндә дә минем  әти-әни исән. Әнием Суфия, әтием Әнәс, 80 нән өстә булсалар да, безне сөендереп, бер-беренә терәк булып яшиләр. Гомер буе аяк киеме теккән  әтиемнең әле булса кулыннан эш төшкәне юк,  велосипедта җилдерергә дә күп сорамый, – ди Фәнис эчке бер горурлык белән.
...Менә шундый алар Гыйлаҗиевлар – үзләре эчкерсез, булдыклы, үзләре кунакчыл.  Ашлы-сулы йортка туганнары белән бергәләп җыелсалар да, Фәниснең кулыннан гармуны төшмәс. Күп нәрсәне җыр белән дә аңлаша сыман алар. Туган-тумача белән гаилә сабантуйлары уздырганда да алар башлап йөрер. Мондый чакта син дә кунак, мин дә кунак дип, ялындырып торучысы да юк – берсе дә махы бирмәс.  Илһамия Мөбарәковнаның ире, балалары белән төялеп, үзенең  «Сөембикә»ләрен ияртеп, Арчадагы картлар һәм инвалидлар йортына концертлар белән йөри башлавына да дистә ел гына түгелдер. Иманым камил, күңелләрендәге өлкәннәргә карата булган хөрмәт, мәрхәмәт, тормышка мәхәббәт йөртә аларны.
P.S  «Нечкәбил» ничек булып бетте соң диясездер. Бик матур, үзенчәлекле 12 гаилә белән таныштык. Гыйлаҗиевлар исә бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, һинд биюләре  белән гөр китерделәр сәхнәне. Иң мөһиме тамашачы яратып, танып калды аларны. «Тамашачы симпатиясе»н онлайн билгеләгәндә,  иң күп тавыш җыючылар да алар  иде. Призлы өч урынның берсе – II урын аларда. Котлыйбыз!

Расиха ФАИЗОВА


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ