Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгиз Баймөхәммәтов хикәяләре

Безнең авылда марҗа әби яшәде. Кайдан күчеп килгәнен, исем-шәрифен дә белмим. Аны барысы да Панночка дип атый торган иде. Бәлки, украин милләтеннән булгандыр.Кәҗәләрне нык яратуы белән тирә-якка даны...

Безнең авылда марҗа әби яшәде. Кайдан күчеп килгәнен, исем-шәрифен дә белмим. Аны барысы да Панночка дип атый торган иде. Бәлки, украин милләтеннән булгандыр.
Кәҗәләрне нык яратуы белән тирә-якка даны тиз таралды. Үзе олы булуына карамастан, кәҗәләрнең исәбен илле баштан киметкәне булмады. Хәтта бәрәчләрне өендә тота, аларны балалары сымак күреп, бергә ятып йоклый дип сөйлиләр иде авылда.
Панночка карчыкның тагын бер үзенчәлеге: бөтен кәҗәләренә дә кеше исеме куша торган иде. Аларның һәркайсысын яхшы аера да белә.
«Маша, чукынчык, кайда югалып йөрисең?», «Ваня, Ваня, әйдә, кайт!» Аның шундыйрак «сөйләшүләре» урамда еш ишетелә иде. Моңа авыл халкы да күнегеп бетте.
Көннәрнең берсендә әбинең бер кәҗәсе кайтмаган. Көне буе эзли торгач, куркыныч табышка юлыккан. Тояклары, тиресе генә карагайлыкта ятып калган. Кемдер суеп ашаган. Авыл тирәсендә төрле ял йортлары, турбазалар җитәрлек. Бәлки, читтән килгән кеше мондый җинаятькә баргандыр.
Әби кичекмәстән район үзәгендәге милициягә шалтыраткан. Авылдашлар хәбәренчә, якынча шундыйрак сөйләшү булган:
– Саумысыз, сезне Абзактан борчыйлар. Бәлагә тарыдым, ярдәм итегез. Кемдер бүген Петямны суеп ашаган.
Мондый хәбәрне ишеткәч, милиционер нәрсә уйлаганын аңлагансыздыр.
– Инәй, сез бернәрсә дә бутамыйсызмы? Нинди Петя?!
– Нинди булсын, ди. Минем бәләкәчем, балакаем ул. Иртән күмәкләшеп урамга чыгып киткәннәр иде. Башка бәбечләрем кайтты, ә монысы юк. Эзләмәгән җир калмады. Азак карагай урманында калдыгына юлыгып, йөрәгем туктый язды. Тирә-як кан! Башы гына ятып калган.
– Сез нигә юкны сөйлисез. Мондый коточкыч хәлнең булуы мөмкин түгел.
– Ничек булмасын, ди. Былтыр әнә Оля да көпә-көндез юк булды.
Тиз арада авылга милиция бригадасы килеп төште. Үзләре белән бозау хәтле эт тә алып килгәннәр. Ихатасына барып керсәләр, әби кәҗәләрен ашатып йөри икән:
– Әйдә, теге урынга алып барыгыз! – дигән тәртип сакчылары.
– Хәзер, балакайларымны туйдырам да, барырбыз. Менә Петяның әнисе Люба, –
дип, әби ак кәҗәгә күрсәткән.
Бурларны тапканнармы-юкмы, анысын белмим. Панночка әби дә күптән бу дөньяда юк. Ә бит ул карчык үзе авылыбызның бер бизәге булган икән...
***
Отличник
Магнитогорск шәһәрендә яшәгән бертуган апамның улы күптән Мәскәүне күрергә хыяллана иде.
– Әгәр чирекне «4»лесез тәмамласаң, алып барам, – дип, үз шартымны куйдым. Малай ризалашты.
Яңа ел алдыннан энемнең ничек укуын белешер өчен шалтыраттым:
– Шуннан, бу чиректә уңышлар бармы? Нинди билгеләр алдың?
– Абый, ичмасам, бер «4»ле дә юк, – дип җаваплады ул.
Мондый хәбәр ишетүгә, шатлыгымның чиге булмады.
– Вәт, маладис! Үземнең энем бит ул! Алай булгач, Мәскәүгә алып барам. Әйберләреңне җыя тор.
Шунда ук әнисе белән сөйләшеп, кирәкле документларын да җибәрделәр. Иртәгәсен вокзалга барып билет та сатып алдым.
...Менә без энем белән киң Мәскәү урамнары буйлап йөрибез. Ул шатлыгыннан сикереп-сикереп ала. Адым саен фотога төшә. Кызыл мәйданга килеп җиткәч, ул соклануыннан беразга тын калды.
– Шушы урынны гел телевизордан күрсәтәләр бит! Дусларыма шунда булдым дип сөйләсәм, ышанмый торырлар әле, – диде, авызы ерылып.
– Менә шулай ул. Әгәр гел «5»легә генә укысаң, киләчәктә бөтен дөньяны урап чыгарсың әле. Отличникларга уңыш елмаеп кына тора.
Бу сүзләрне әйткәндә, туганым өчен ниндидер шатлык кичерә идем.
– Ә кем отличник соң? – малайның аптырашлы карашы миңа төбәлде.
– Бәй, кем булсын инде, син! Үзең әйттең бит!
– Мин алай дип әйтмәдем...
– Ни-ч-е-ек? Ичмасам, бер «4»ле дә юк дип сөенче алганыңны оныттыңмы?
– Анысы шулай... Физкультурадан һәм хезмәт дәресеннән – «5»ле, ә калганнары – «3»ле. «4»леләр чиреккә чынлап та чыкмады... Тик мин бит сине алдамадым. «Отличникмын» дип әйтмәдем бит...
Нәрсә дип әйтергә дә белми, Кызыл мәйданда шаккатып басып калдым.
 
Айгиз Баймөхәммәтов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ