Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакайда “ЧанаФест”

Каникул көннәрендә чана шумый калган кеше бармы икән ул?! Әгәр дә сез бу көннәрдә Азнакайда булсагызмы?.. Юк, республиканың иң биек ноктасы булган Чатыртаудан чана шуган булыр идегез димим, моны шәһәр...

Каникул көннәрендә чана шумый калган кеше бармы икән ул?! Әгәр дә сез бу көннәрдә Азнакайда булсагызмы?.. Юк, республиканың иң биек ноктасы булган Чатыртаудан чана шуган булыр идегез димим, моны шәһәр уртасында булган Ишкәев исемендәге ял паркында да онытылмаслык итеп оештыра беләләр бездә. Әгәр дә анда булсагыз, чана шуудан тәм табып кына калмыйча, тау төшкән чаналарның төрлелегенә дә шаклар катар идегез. Быел “ЧанаФест” ка кырыкка якын команда үзенең креатив чанасын тәкъдим итте. Фестивальнең елдан-ел колачлырак була баруын Азнакай районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин да билгеләп үтте. Уйлап табучылар бәйгесеннән бер дә ким түгел ул. Монда бөтен нәрсә шуа: самолёт та, поезд да, хәтта Иван дурак үз иткән мич тә, Мазай дәдәйнең бер көтү куян төялгән көймәсе дә, куянның күзен кыздырган кишер дә...
 
Чананы кабатланмас итеп ясау бер хәл, монда иң мөһиме ул нәрсәдән ясалуына карамастан, таудан җилдән җитез җилдереп мөмкин кадәр ераккарак шуып төшәргә тиеш. Бәйрәмгә кунак булып килгән ТР Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева да: “Бүген мин гүя балачакка кайткандай булдым”, – диде бу тамашадан хәйран калып.
Фестивальнең иң зур бүләге Гран-прига Азнакай шәһәренең Альберт Рахманов җитәкчелегендәге гимназия коллективы ия булды. Корабны ничек атасаң, шулай китәчәк дип юкка гына әйтмиләр. “Алга” дип исемләнгән танк “мин фанердан гына” дип тормады - үзенекен итте.
   
– Дөньяда һәм илебездәге тирәнтен үзгәрешләргә карамастан, туган илгә мәхәббәт актуаль булып кала бирә. Ватаныбыз бер генә – без, укытучылар, балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә тиешбез. Танк рәвешендәге бары тик алга баручы чана да безнең солдатларның кыюлыгын, тәвәккәллеген, җиңүләрен символлаштыра. Яңа 2023 ел ил-көнебезгә тынычлык һәм татулык алып килсен иде,– ди Альберт Магалимович.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ