Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан умартачылары чаң суга

Соңгы елларда Татарстанда, шулай ук Россиянең байтак кына төбәкләрендә яшәүче  умартачылардан бал кортларының күпләп үлүе турында  күңелсез хәбәрләр  килә. Аграриелар умартачыларны алда...

Соңгы елларда Татарстанда, шулай ук Россиянең байтак кына төбәкләрендә яшәүче  умартачылардан бал кортларының күпләп үлүе турында  күңелсез хәбәрләр  килә. Аграриелар умартачыларны алдан кисәтми нитмичә кырларны пестицидлар белән агулыйлар. Бал кортларының күпләп кырылуы, нигездә, шуңа бәйле. «Татар-Информ» мәгълүмат  агентлыгының брифинглар залында журналистлар республиканың  умартачылык  белгечләре белән шул хакта сөйләште.
– Арча, Буа умартачыларыннан шундый хәбәрләр алдык инде, – диде безгә «Татарстан умартачылары» Төбәк җәмәгать  оешмасы башлыгы Шәүкәт Хәйруллин. – Узган елларда рапс чәчүлекләре мәйданнарын күпкә арттырдылар.  Ә ул – шактый күп бал бирә торган үсемлек. Рапс чәчәк атканда, бөтен бал корты рапс басуына  оча.  Шул ук вакытта рапс бик  нәзберек үсемлек. Әгәр корткычлардан вакытында эшкәртмәсәң,  алар аны тиз арада ашап бетерә. Ә химик агулар экологиягә дә зур зыян китерә. Әйтик, кайсыбер төбәкләрдә тавыклар бодай ашамый. Бу игеннәрне  шул пестицид белән агулау нәтиҗәсе, ә без исә шул бодайдан пешкән икмәкне сыпыртабыз гына. Ул бит шулай балга да күчә.  Әмма рапс – бик кыйммәтле культура, аннан җитештерүчеләр күп файда күрә. Европада рапстан әкренләп баш тарта башлаганнар башлавын, табиблар балалар арасында аутизм чиренең артуын да туфракка пестицид кертүдән күрәләр.
– Үсемлекләрне агулаган чакта, җир эшкәртүчеләр  белән умартачылар арасында тиешле контакт җитешми – дип, әңгәмәгә кушылды «Аквакультура  һәм умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе генераль директоры Марат Миңнебаев. – Югыйсә һәркем газета укый, телевизор карый. Илдә нәрсә барганлыгын белеп торалар.  Агропредприятиеләр рапс  мәйданнарын агулаулары турында җирле советларны алдан кисәтеп торырга тиеш, ә җирле советлар, үз чиратларында, моны умартачыларга җиткерергә бурычлы. Буада хәл ничек килеп чыккан? Тәтеш районында Буа  чигендәге рапс басуларын агулаганнар. Ә чик буенда гына Буа районына караган авыл, умарта бакчалары урнашкан булган. Үзара аңлашып эшләү җитмәгән. Гомумән алганда, рапс авылдан кимендә 300 метр читтәрәк чәчелергә тиеш, шулай булмаганда, кортлар гына түгел, елга-күлләр, печәнлекләр, хәтта кешеләр дә зыян күрергә мөмкин.
Кортлар үлү факты Арча төбәгендә дә теркәлгән.  Бер умартачының  рапска агу сиптергәннән соң 35 баш оядагы корты  үлеп беткән. Әмма бу хакта ул ветеринария хезмәтенә хәбәр итмәгән. Чөнки  умартачылык паспортына   нибары ун баш корт оясын гына теркәгән. Кыш чыкканда, һәр ояда кимендә 20 мең бал корты барлыгын истә тотсак (җәй дәвамында ул 70–80 меңгә дә җитә), останың 200 мең корты гына үлгән булып чыга.  Лабораториягә илткән анализында  бу хәлнең кайчан, кайсы басуда килеп чыгуы, нинди препарат кулланылуы һәм агуланган  рапс  үләненең үрнәге дә күрсәтелергә тиеш икән әле. Кыскасы, ул бик кыйммәткә, бер 25 меңгә төшүе бар, ди. Шунлыктан умартачыга  бернинди акчалата  ярдәм дә күрсәтелмәгән.. Күрәсең, умартачы абзый нервысын бетереп,  вакланып тормаган.  Бу афәттән ничек котылырга мөмкин соң? Иң элек, агу төренең 4 класска бүленүен истә тотсак, аграриелар аның көчсезрәк 3–4 класслысын ( 1–2 класслысын бик хәтәр диләр) сайлый ала. Болай килешеп эшләгән районнар бар. Үлем дә юк, диләр. Бик кирәксә, агуны кичке тугыздан иртәнге өчкә кадәр сибәргә, ә ояны бер-ике көнгә ябып торырга да була. Соңгы елларда андый хәвефле урыннардан еракта урнашкан күчмә умарта бакчалары тоту да  бик модада. Әмма корт дүрт аяклы сыер яки сарык малы түгел, аны оя янына бәйләп куеп булмый. Ул рапс басуына  урманга илтеп куйсаң да, кире очып кайтырга мөмкин.
                                                                                   Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ