Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала нигә өйдән читләшә?

Бала белән ата-ана арасындагы аңлашылмаучылыкны кайберәүләр ансат кына, ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дип аңлатмакчы була. Алай гына түгел шул. Гаиләдәге киеренкелекнең, аерым алганда, ба...

Бала белән ата-ана арасындагы аңлашылмаучылыкны кайберәүләр ансат кына, ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дип аңлатмакчы була. Алай гына түгел шул. Гаиләдәге киеренкелекнең, аерым алганда, баланың өйдән читләшүенең яки качып  китүенең сәбәпләре бик җитди.  Психолог-педагог  Люция ЗӨЛКАРНӘЕВА белән сөйләшүебез әнә шул хакта.

–  Бала өчен өй крепость-кирмән булырга тиеш. Ни кызганыч, соңгы вакытта күпләребез кулланучыга әйләнде. Әти-әниләрнең шактые хәзер өйне, гаиләне матди байлыклар, тиешле кирәк-ярак белән тәэмин итсәк, шул җитә дип исәпли. Тик мондый гаиләдә рухи-әхлакый мохит туа алмый. Өй-фатир байлык белән шыплап тулса да, балага игътибар, мәхәббәт җитми. Кайбер балалар нигә чит-ят кешегә ияреп китә? Чөнки алар өйгә, гаиләгә ияләшмәгән. Аларны әледән-әле әби-бабайга, күршеләргә «аткарырга» гына торалар.  Әти-әни белән җылы аралашу, эчкерсез мөгамәлә, аңлашу юк икән, бала бу кырыс дөнья  белән бергә-бер кала. Әти белән әни бар да кебек, тик алар акча эшләү һәм үз-үзләре белән мәшгуль; кеше, шәхес буларак кайдадыр башка дөньяда яшиләр. Кайбер ата- ана баласына кыйммәтле телефон алып бирә дә бик зур яхшылык эшләдек дип уйлый. Еш кына киресенчә килеп чыга: мондый бала сабакташлары арасында көнчелек объектына  әйләнә.
–  Бүген күп кеше индивидуализм корбанына әйләнде кебек. Хәтта гаиләләрдә дә җылы, ихлас аралашу кимеде.
–  Үзара аралашу юк икән, әти-әни роботка әйләнә. Мондый хәлдә бала нишли: үзен кабул итә, аңлый, тиешенчә бәяли торган кешеләрне эзләргә керешә һәм таба да. Тегеләре үзләренчә кайгырткан була: ашата-эчертә, яшәп торырга урын да бирә, тик шуны-шуны эшләргә кирәк дип шарт куя. Өйдән качкан балалар шулай тозакка эләккәнен сизми дә кала. 
Кайбер ата-аналар бүген «битлек киеп» йөри, чын йөзен күрсәтәсе килми. Әйтик, әти белән әни бик нык ачуланышты, ди. Бала моны күрми, ишетми кала алмый. Бераз тынычлангач, баланы йокларга яткыралар. Әле ачуланышу бетмәгән, әледән-әле әйткәләшеп торалар. Бала берүзе генә йокларга ята, күз алдына төрледән-төрле фаразлар килә. Кинофильмнарда мондый вазгыятьләрнең бик яман– үлем очраклары белән тәмамлануын да күргәне бар ич… Шуларны күз алдына китерә-китерә,  көчкә-көчкә йоклап китә. Икенче көнне уянып китсә, әти-әнисе тыныч кына сөйләшә. Ачуланышканнарына шаһит булса да, бала аларның ничек татулашканын, уртак тел табу өчен нинди сүзләр тапканлыгын күрмәгән бит. Югыйсә аңа ничек татулашуларын, моның өчен ни-нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Шуңа күрә дә хәзерге балалар гафу үтенә, кичерүне сорый белми. Әйтик, ул бер көнне кызып китеп, сабакташына яман сүз әйтеп ташлады, ди.  Икенче көнне дә кара көеп йөреп булмый бит инде. Ничек тә булса аңлашырга кирәк. Әмма  балаларны, яшүсмерләрне үзара мөнәсәбәтләрне көйләргә өйрәтмиләр. Балалар бакчасында, мин башка болай эшләмәм, дип була-булуын. Инде хәзер, укучы булгач, ничек эшләмәячәгеңне тәгаен әйтергә кирәк. Рәнҗеткән малай үзен рәнҗетелгән малай урынына куеп караса, ничек булыр иде икән?! Хаксызга рәнҗетелгән малайлар үз-үзләрен раслау өчен оеша-берләшә башлый, башкаларга басым ясарга керешә. Димәк, өйләрендә нәкъ шундый вазгыять дигән сүз.
 Мондый хәлләр өйдәгеләрнең, үзләрен әллә кемгә куеп, теге-бу кешене хурлавыннан, гаеп тагып маташуыннан да килеп чыга. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәндәй, мәктәпкә баргач масаеп йөргән, көчсезрәк малайларга кул озайткан бәйләнчекләр менә шулай барлыкка килә. Укытучылар  мондый кыланышларга күз йоммаска тиеш. Әгәр инде игътибар итмәскә тырыша, өстәвенә җөпләгәндәй көлемсерәп тә куя икән, каныгудан тәм табучылар хасил була. Өлкәннәрнең үз-үзләрен болай тотышы бер кысага да сыймый. Төптән караганда, арзанлы абруй яуларга тырышу гына бу.
  Ни кызганыч, кайбер мәктәпләрдә укучылар арасында булгалый торган каныгу-үчегү очракларын яшереп калдырырга тырышалар.
– Димәк, анда ниндидер чара күрү өчен әлеге текә  малайлардан, аларның әти-әниләреннән куркалар. Тик мондый каршылыклар үзеннән-үзе генә хәл ителми, киресенчә, кар йомарламын тәгәрәткән кебек,  зурая гына бара. Шуның өчен конфликтларны яралгы хәлендә үк хәл итү зарур. Буллинг  –  үз көчеңә ышанмау, башкалар фикеренә бәйле булу дигән сүз дә әле ул. Үз-үзеңә  берьяклы, түбән бәя кую гаиләдә формалаша. Әти-әни баласын хуплап, рухландырып торасы урында, башына суккандай, гел кимчелек табып, булдыксызга чыгарып торса, инде ул башкалардан җөпләү, мактау сүзе көтә башлый. Әгәр өйдә кыерсытылган баланың бу халәте  мәктәптә дә кабатланса, ул инде башкаларның рәнҗетүләренә әзер була, моны башка балалар да сизә. Белгечләр, нәкъ менә аңа каныгуларга этәргеч  шул булырга мөмкин, дип әйтәләр. Үзен булдыксызга санаган балага танылу, дөньяга чыгу кыенрак булачак, билгеле.
Сер түгел,  соңгы елларда укучылар арасында еш таралган сколиоз авыруының бер сәбәбе сәгатьләр буе телефонга, гаджетка багып утыру булса, икенче җитди сәбәбе – ата-ананың  сүз белән даими «чукып торуы». Бөкрәю –  баланың качарга, яшеренергә  тырышу билгесе дә ул. Өлкәннәр даими кисәтү ясап тора икән, сабый, күрсәләр орышырлар дип, күзгә чалынмаска тырыша. Шулай  йомыла бара.
– Баланың   өйдән читләшә башлавының беренче билгеләре нинди булырга мөмкин?  
– Баланы аңларга теләмиләр, сүзенә колак салмыйлар, яратмыйлар икән, ул үзен кирәксезгә саный башлый. Аның үзенә ничек тә игътибар  иттерәсе килә. Бер бала  белән булган сөйләшүне искә төшереп узыйм. «Миңа өйдә бөтенесен дә рөхсәт итәләр, тик  мине беркем дә яратмый, кайгыртмый», – дип сөйләде ул. Бу – ялгыз бала. Димәк, өйдәгеләрнең һәрберсе   үз дөньясына чумган, балада эше юк. Менә шундый вакытта кайберәүләр озакка өйдән чыгып китә, шылтыратмый, борчылсыннар, эзләсеннәр, дип уйлый. Шушы рәвешле булса да, кайгыртуларын сизәсе, тоясы килә аның. Билгеле, үзеңә игътибар иттерүнең бик кискен чарасы бу.
 Сабыйларның 99 проценты бу дөньяга даһи булып туа, диләр. Өлкәннәрнең гаебе аркасында аларның күпмесе ачылмыйча, йомылып калуын җәмгыятебезнең бүгенге хәле күрсәтә. Сер түгел, һәр мәктәптә  кул җитеп бетмәгән мәсьәләләр бар. Күпчелек мәктәпләрдә булган җитешсезлекләрне аңлыйлар, хәл итәргә тырышалар да. Бүгенге вазгыятьтә үз өсләренә зур җаваплылык алып, балаларга тәрбия-белем бирергә тырышкан укытучылар, нәрсә генә дисәң дә,  хөрмәткә лаек. Еш кына яшүсмерләр теге яки бу җитешсезлекләрендә әти-әниләрен, укытучыларын гаепли, тик  үзләре үзгәрергә теләми. Әйдә, вакытында телевизорны, компьютерыңны, телефоныңны сүндер, йокыңны туйдыр. Бүтәннәрне  сиңа үрнәк итеп куюларына ачуың килмәсен. Башкалар белән түгел, үзеңне үзең, кичәге көнең белән чагыштыр. Бүгенге көнең кичәгедән яхшырак, файдалырак, мәгънәлерәк, нәтиҗәлерәк узсын. Үзгәрешләр күз алдында булсын, күренеп торсын өчен, көндәлек гамәлләреңне язып бар, дип киңәш бирер идем мин яшүсмерләргә.

 Рәшит МИНҺАҖ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ