Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен икенче семинар үтәчәк

Казан мэриясе һәм Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар...

Казан мэриясе һәм Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының икенче чарасын оештыра. Ул 31 мартта Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтәчәк.
Семинарда Казан балалар бакчаларының әйдәп баручы биш тәрбиячесе татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Чарада катнашучылар инновацион педагогик технологияләр калейдоскобы, шулай ук Сингапур белем бирү структураларының берсе булган Zoom In (ЗумИн) ягъни «Арттыру» структурасы белән танышачак. Рус телле балаларны «Татарча сөйләшәбез» укыту-методик комплекты буенча татар теленә өйрәтүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр; тавыш ассоциацияләре технологиясе; 4–7 яшьлек рус телле балаларның күрсәтмә модель нигезендә сөйләм телен үстерү технологияләре тәкъдим ителәчәк. «Тылсымлы кулчатырлар» мастер-классы да күрсәтеләчәк.
Әлеге чарага Казанның барлык балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре чакырыла. Семинарда 400 гә якын мөгаллим катнашыр, дип көтелә.
Чарада Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова һәм башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Асаф улы Ризванов катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ