Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар кешбэк программасы буенча юлламалар сату башланачак

Балалар кешбэк программасы кысаларында юлламаларны март ахырында сата башлаячаклар, ә балалар лагерена майда барырга мөмкин булачак.  Юлламаларны сату 30 марттан 31 мартка каршы төндә башланачак,...

Балалар кешбэк программасы кысаларында юлламаларны март ахырында сата башлаячаклар, ә балалар лагерена майда барырга мөмкин булачак.  Юлламаларны сату 30 марттан 31 мартка каршы төндә башланачак, ә балалар лагерьга 1 майдан бара алачак.  Бу хакта  РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
2021 елда Россиядә шундый ук программа гамәлдә булган инде. Былтыр аның кысаларында 2,4 мең лагерьда 420 мең бала ял иткән. Россиялеләр якынча ун миллиард сумлык юлламалар сатып алган, ә кире кайтару суммасы якынча биш миллиардны тәшкил иткән.
Россиялеләр өчен шартлар узган елдагыча сакланачак: балалар лагерьларына юлламаларның 50 процентка кадәр бәясен алырга мөмкин . Кешбэк суммасы 20 мең сумга кадәр тәшкил итә. Акча автомат рәвештә "Мир" картасына биш эш көне дәвамында киләчәк.
Берничә баласы булган гаиләләр  һәр сатып алынган юллама белән бәянең яртысын кайтара алачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ