Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен дастаннар китабы булырмы?

«Быел Бөтендөнья татар конгрессы Дастаннар елы дип игълан итте. Әлбәттә, дастан белән тарихи чыганакны тәңгәл куеп булмый. Дастан – ул әдәби әсәр. Тарихчы Дамир Исхаков дастаннарны балалар өчен аңлаеш...

«Быел Бөтендөнья татар конгрессы Дастаннар елы дип игълан итте. Әлбәттә, дастан белән тарихи чыганакны тәңгәл куеп булмый. Дастан – ул әдәби әсәр. Тарихчы Дамир Исхаков дастаннарны балалар өчен аңлаешлы итеп язу идеясе белән чыкты», – диде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Язучылар берлегендәге утырышны ачканда.
«Тарих белән бәйләп милли аңны үстерергә тырышу – кирәкле юнәлеш. Дастаннар юнәлешенә килсәк, дастаннарда, гомумән, фольклорда һәр халыкның милли аңы саклана. Бабайлар ничек уйлаган – ул шулай дастаннарда сакланган фикер», – дип сүз башлады тарихчы Дамир Исхаков.
«Бер фәнни конференциядә кыргыз, казах, башкорт галимнәре килеп дастаннарны мәктәпләрдә куллануларын сөйләделәр. Ә бездә бу эш юк», – диде ул.
Дамир Исхаков катлаулы тел белән язылган дастаннарны балалар өчен адаптация ясарга тәкъдим итте. Галим мисал итеп «Идегәй», «Чура батыр» дастаннарын китерде.
«Балалар өчен дастаннар буенча хрестоматия эшләү бурычы тора. Бәлки, язучылар бу эшкә алыныр», – дип үз өметен белдерде галим.
Ркаил Зәйдулла моны мөмкин эш дип фаразлады. Нинди формада оештырыласын уйлап бетерергә кирәклеген әйтте.
Очрашуда Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Илнур Миргалиев, Халиков исемендәге Археология институты галиме Искәндәр Измайлов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, тарихчы галим Дамир Исхаков, язучылар Рабит Батулла, Солтан Шәмси, Ольга Иванова һәм башкалар килгән иде.
Татар балалары өчен үз дастаннарыбызны өйрәтерлек тарихи да, әдәби дә кыйммәткә ия булган хрестоматия төзелеп, басылып чыгармы? Моны вакыт күрсәтер инде.

Айсылу Имамиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ