Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланың сәләтен бакчада ук ачарга кирәк

      «Баланың сәләте – ул кечкенә генә үсенте                     &nb...

      «Баланың сәләте – ул кечкенә генә үсенте  


                                                               кебек, әз генә җирдән шытып чыккач, 


                                                               үзенә зур игътибар сорый, аны карарга ,


                                                               тәрбияләргә, мул уңыш бирсен өчен


                                                               барысын да эшләргә кирәк»  


                                                                                                  В.А.Сухомлинский


Федераль  дәүләт белем бирү стандартлары гамәлгә кергәч , балаларның сәләтләрен ачыклау һәм үстерү проблемасының  әһәмияте артты .  Хәзерге вакытта тәрбияче алдында зур бурычлар тора. Барлык мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре тәрбиячеләре , үз эшләрендә сәләтле баланы ачыклау һәм үстерү өчен яңа технологияләр кертергә, шулай ук әлеге эшчәнлекне алып барырга әзер булырга тиешләр. Балалар сәләтен үстерү мәсьәләсендә ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирелә.
Сәләтле бала ул – башка  бала  белән чагыштырганда, бер яки берничә төр эшчәнлектә югарырак нәтиҗәләргә ирешүче бала.
Сәләтле балалар белән эш мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә үк башкарылырга тиеш, чөнки баланың сәләте иң элек балалар бакчасында ачыла. Сәләтле балалар бик күп. Һәрбер баланың нинди дә булса сәләте  бар, ләкин сәләтне күреп, вакытында  ярдәм итсәң генә бала зур уңышларга ирешәчәк. Юкка гына Ж.Брюно  «Безгә тумыштан бирелгән сәләт – ул эшкәртелмәгән алмазга тиң» диеп әйтмәгән.
Баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның нәрсә белән кызыксынуын игътибарсыз калдырырга  ярамый.  Мин  балалар бакчасында эшләгәч  үземә сәләтле балаларны  табу һәм аларның  эшчәнлеген үстерүне максат итеп куйдым. Авыл балалар  бакчасының әлеге эшләрне оештырганда үз өстенлекле яклары бар. Ата-аналар белән көндә очрашып сөйләшү, аларны күрү, аларны бу эшкә тарту бик уңайлы. Эшлекле элемтәләр  булдыру да авыл балалар бакчасында уңайлыклар тудыра. Баланың  сәләтен никадәр иртәрәк күреп  алып аны үстерсәң, уңай шартлар тудырсаң , шул очракта  гына көтелгән уңышларга ирешергә мөмкин.
Сөйләм телен үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре  булдыру, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү максатыннан төрле район, республика конкурсларында, бәйге ярышларда безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче  балалар да актив катнаша. Алар балаларның ихтыяр көче, тырышлык һәм башка бик күп төрле сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.                                               
Мин баланың  сәләтен уртанчылар төркеменнән барларга тырышам. Шул сәләтләрне  үстерү өчен  системалы эш алып барам. Ел дәвамында эшләү баланың  үз – үзенә ышанычын арттыра, үзенең теленә, милләтенә, сәнгатенә ярату хисләре тәрбияли. Сәләтле балалар белән эшләү нәтиҗәле булганда гына кызыклы , күңелле  була. Үз эш тәҗрибәмнән чыгып, кайбер кызыклы эш төрләре турында сезнең белән дә уртаклашасым килә. Балалар бакчасында уртанчылар төркеменнән башлап мәктәпкә әзерлек төркеменә җиткәнчә балалар төрле әкиятләр сәхнәләштерәләр . Бу чараларны  балалар  көтеп алалар һәм анда теләп катнашалар. Мондый эш төрләрен кулланганда балаларның сәнгатьле сөйләү сәләтләре дә үстерелә.
Сәләтле балалар белән эшләү бездән дә зур тырышлык сорый торган хезмәт. Без һәрвакыт үзебезнең белемебезне арттыру өстендә эшләргә, педагогик  осталыкны үстерергә тиеш.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: шөгыль вакытларында, режим моментларында кулланылган эш алымнарының барысы да балаларның  сәләтен  үстерүгә юнәлтелгән. Әгәр дә үз эшеңне яратсаң, чын күңелеңне биреп, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң генә, сәләтле балаларны күбрәк табырга  һәм  тагын да зуррак уңышларга ирешергә мөмкин.

Зөлфия ШАГИЕВА,


Апастагы  «Кояшкай»  балалар  бакчасы тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ