Балтач районы мәгариф бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Бу көннәрдә Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифасына яңа кеше билгеләнде. Ул – Ринат Камил улы Мөхәрләмов, тумышы белән Балтач районыннан. Педагогик стажы 20 ел. Шу...
Бу көннәрдә Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифасына яңа кеше билгеләнде.
Ул – Ринат Камил улы Мөхәрләмов, тумышы белән Балтач районыннан. Педагогик стажы 20 ел. Шуның җиде елын «Балтач гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясен җитәкләгән.
Мәгариф бүлегенең элеккеге җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева Яшел Үзән районының А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей муниципаль бюджет гомуми белем бирү уку йорты директоры вазифасын башкарачак. Балтачта ул җитәкче булып җиде ел эшләгән.

Комментарийлар