Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер авылда ил бәласе

Редакциягә Мөслим районының Мәлләтамак авылы әти-әниләре исеменнән, башлангыч сыйныф укытучысына шикаять белдереп, хат килеп төште. Анда: «Шәһәр мәктәпләрендә укытучыны эшкә сайлап алалар, ә авылда ке...

Редакциягә Мөслим районының Мәлләтамак авылы әти-әниләре исеменнән, башлангыч сыйныф укытучысына шикаять белдереп, хат килеп төште. Анда: «Шәһәр мәктәпләрендә укытучыны эшкә сайлап алалар, ә авылда кемне куялар, шул укыта. Мөслимнән берәр тәҗрибәле укытучы китертеп булмасмы?» – дип язганнар да хәзерге вакытта 1 –2 нче сыйныфларны   укытучы ханымнан озын-озак итеп зарланганнар. Хакыйкать эзләп,  Мөслимгә юл тоттык. Безне хаттагы мәсьәлә генә түгел, гомумән, элек миллионер колхоз булып танылган авылда яшәүчеләрнең бүгенге хәле дә кызыксындыра иде.
Безне Мәлләтамакка китергән хатта башлангычлар укытучысы Гөлнара Хөсәенова телгә алына. «Ул бит укытып караган кеше түгел. Башта балалар бакчасы мөдире, аннан директор булды. Эш урынында булмагач, белешмә алу өчен дә берничә көн йөри идек. Туганнарын эшкә алды, эшләмәсәләр дә акча алып кына ятканнардыр. Хәтта премияләр бирү турында да сүзләр булды. Эшкә тугызынчы яртыда көчкә килеп җитә, сәгать көндезге унбердә кайтып китә. Әллә икенче сыйныф укучысын бөтенләй укытып тормыймы  икән? Ул бала йә була мәктәптә, йә юк. Балалар белән эшләми, укулары, язулары ничектер. Ул укытучының үз язуы да начар, танырлык түгел бит. Физкультура дәресенә балаларны спортзалга кертеп җибәрә дә үзе сыйныф бүлмәсендә утыра икән. Балалар белән ни булмас, Аллам сакласын. Аның ике укучысы үзенең туганнарыныкы. Алар сүз әйтә алмый инде...»  
–Гадел, объектив фикерләр көтәбез сездән, – дигән сүзләр белән җыелышны Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина башлап җибәрде. Анда барлык ата-аналар да  килгән  иде. Иң элек мәктәп директоры Рузилә Насыйфуллина, сүз алып, Гөлнара Хөсәенова эшчәнлегенә бәя бирде: 
– Гөлнара Гөлүсовнаның унберьеллык җитәкчелек стажы бар. 2009 елда «Куянкай» балалар бакчасына мөдир итеп билгеләнде. Аннан башлангыч мәктәптә директор вазифасын башкарды. Балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп бер бинада кушылып эшли башлаганда килеп чыккан юридик проблемаларның барысын да ерып чыгып, тупланган коллективны, бөтен документлары әзер, лицензиясе, аккредитациясе дә булган, барлык тикшерү органнары белән килештерелгән мәктәпне минем кулга тапшырды. Төгәллек ягына килгәндә, аның тәҗрибәсе зур. Мин нәрсә таләп итсәм, ул аны җиренә җиткереп башкарып чыга. Башлангыч сыйныф укытучысы ничек соңга кала алсын, ди? Атнаның өч көнендә, 7.30 да тәрбия сәгатьләре уза. Бу вакытка барлык балалар да килеп җитә. Балаларның укытучысыз утырганы юк. Һәр җомга әхлак дәресләре алып барыла. Мин аның хезмәтен һәм үзен хөрмәт итәм, хатта язылган сүзләр дөреслеккә туры килми дип саныйм.
 Шундый педагог белән ни өчен мондый буталчык хәл килеп чыккан соң? Мин  Гөлнара ханымның үзеннән:
– Сезнең педагогик белемегез бармы? – дип сорарга мәҗбүр булдым. Ул болай дип җавап бирде:
 – Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Кама педучилищесында тәрбиячелеккә укыдым. Балалар бакчасы мөдире булып эшкә кергәч, тәрбияче һөнәре буенча югары белем алдым. Башлангыч сыйныф укытучысы булып узган елның беренче сентябреннән эшлим. Яшем дә бара, укытасым, балалар белән эшлисем килде. Директор эше тынгысыз бит ул, бөтен коллектив, мәктәп өчен җавап бирәсе. Шуңа күрә бу җаваплы эшне яшьләргә тапшырдым. Хатка килгәндә, ни дип әйтергә дә белмим. Физкультура дәресендә балаларның үзләрен генә калдырганым юк. Дәрестән соң, әниләренең килеп алганын көткән арада, балаларны уйнарга ишегалдына чыгарабыз. Әллә шуны үзләрен генә чыгарып җибәрә диюләреме? Ул балалар  өчен мин башым белән җавап бирәм. Берәр хәл килеп чыкса, судка бирәчәкләр бит! Дәресләр беткәнен һәрвакыт әниләренә хәбәр итәм. Балаларны өйләренә озата баручысыз кайтарып җибәрергә дә куркам. Чөнки елга аркылы чыгарга яки олы юлдан кайтырга кирәк.

Хатта Гөлнара ханым турында, 2 нче сыйныф укучысын укытып тормый икән, бала дәрестә йә була, йә юк, дигән сүзләр дә бар. Бу укучының әнисе үзе ни әйтер икән? Моңа баланың әнисе Рәмзия Латыйпова:
– Кызым бик үз итте укытучысын. Өй эшләрен бик теләп эшли. Кичтән үк сумкасын тутырып куя. Мәктәпкә яратып йөри. Гөлнара Гөлүсовна эшкә соңарып килә дигән сүзләр дә дөрес түгел. Без юл аша гына яшибез, көн саен тәрәзәдән аның эшкә килүен күрәм һәм шуннан соң гына кызым белән мәктәпкә кузгалабыз, – дип җавап бирде.
Мирсәетова Алисәнең улы – 1 нче сыйныф укучысы. Ул да укытучының белем бирүеннән канәгать булуын белдерде. Улы да  тырышып укый икән.
– Сәгать унбердә кайтып китә, дип язылганмы хатта? Гөлнара Гөлүсовна, дәрестән соң калып, балаларга өстәмә дәресләр бирә бит әле ул. Һәр иртәне балаларны каршы ала һәм сыйныфка алып менеп китә. Соңга калып килгәнен күргәнем булмады, – диде ул.
– Хатны сез язмагач, монда кемнең кулы уйнады икән соң? – дип төпченәм ата-аналардан. Алар беравыздан:
– Дөресен әйткәндә, хаттагы гаделсезлекне күреп, без аптырап калдык. Анда язылганнар белән  килешмибез, – диде.
...Дәрес сәгате җиткәч, сыйныфка елмаешып, балалар килеп керде. Хатны язган автор фикеренчә, балалар шигырь сөйли алмыйлар. Ләкин балаларның һәрберсе үзебезнең күз алдында сәнгатьле итеп, яттан шигырь сөйләп күрсәтте. Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, шушы көннәрдә генә 2 нче сыйныф укучысы Камилә Сабурова, «Мин яратам сине, Татарстан» ачык республика бәйгесендә катнашып, 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән икән. Җитәкчесе  –
 шул ук Гөлнара Хөсәенова. 
Гөлнара ханым мәктәп директоры булып эшләгәндә, укучылар, «Көмеш кыңгырау» иҗат бәйгесендә катнашып, җиңүләр яулаган. Бу турыда безгә Мәлләтамак авылының китапханә мөдире Людмила Игошева сөйләде. «Гөлнара Гөлүсовна белән бергә эшлибез. Бергәләп сыйныф сәгатьләре үткәрәбез. Хатны ата-аналар язуына ышанмыйм. Авылда барысы да күз алдында, һәр әти-әнине яхшы беләм», – диде ул, аптырашта калып.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина шикаять хаты буенча үз фикерен җиткерде: «Утсыз төтен булмый, бәлки ялгышларыгыз бардыр, дип Гөлнара Гөлүсовнаның үзеннән сораган идем. Аның сүзләренчә, беркөн әнисе чирләү сәбәпле, аны табибка алып барырга туры килгән. Бары шул көнне генә ул балаларны укыта алмаган, аны хезмәттәше алыштырган, расписание буенча бар дәресләр дә үткән. Билгеле, аның укыту тәҗрибәсе әлегә юк, әмма педагогик белеме булгач, ул укыта ала».
Сүз уңаеннан, мәгариф идарәсе методистлары катнашында, авыл мәктәпләрендә укытучыларның эшчәнлегенә бәя бирү максатыннан, дәрес барышын карап, «түгәрәк өстәл» үткәрү планлаштырыла икән. «Моңа кадәр күрелмәгән бу хәл укытучыларны «уятып» җибәрү  өчен этәргеч  булыр дип өметләник»,– дип, әйтте Лилия Ягдиевна.
Балаларны иртәгә кем укытыр?
Үткән ел Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында: «Ел саен укытып чыгарыла торган 3 мең яшь белгечнең өчтән бере генә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә эшли. Соңгы өч елда 600 гә якын яшь укытучы, өч ел да эшләмичә, мәгариф системасыннан киткән», – дип, педагогик кадрлар җитмәү проблемасына кагылып үткән иде.
Әлеге проблема Мөслим районына да хас. Район бүген физика, математика, инглиз теле, башлангыч сыйныф укытучыларына мохтаҗ. Әлеге проблема укыту сәгатьләрен пенсия яшендәге укытучылар белән бүлешү бәрабәренә генә хәл ителә.
– Быел районда 35 укытучы пенсиягә чыкты. Шуңа да карамастан лаеклы ялдагыларның күбесе диярлек үз эшчәнлеген дәвам итә. Без бу укытучыларга бик рәхмәтлебез, – дип, райондагы әлеге вазгыятькә ачыклык кертте Лилия Ягдиевна. – Яңа уку елында нибары биш – инглиз теле, физика, математика, химия, биология укытучы кайтты. Хәтердә әле: Мөслим мәктәбендә директор булып эшләгәндә, Тукай районыннан башлангыч сыйныф укытучысы булып яшь белгеч килгән иде. Озак та үтмәде, ул үзен эштән җибәрүне сорады. Балаларны уку елы ахырына кадәр укытып бетер, дип үгетли торгач, ярты ел эшләде. Тик барыбер, укытучы хезмәтенең җаваплылыгын психологик яктан күтәрә алмыйча, эштән китте. Шул ук елны тагы бер тарих укытучысы, бу минем эш түгел, дип мәктәпне калдырды. Хәзер ул кибеттә сатучы булып эшли. Гомеремнең шактый өлешен балаларга багышлаган кеше буларак яшьләргә киңәшем шундый: «Башлагансың икән эшлә, җаен тап, ләкин үзеңә ышанган балаларга хыянәт итмә». Укытучыларга төп таләбем – сыйфатлы белем бирү, дәресләрне заманча, кызыклы итеп үткәрү. Башлангыч сыйныф укытучылары берникадәр артист та булырга тиеш дип уйлыйм. Бертөрле генә барган дәресне тыңлыйсы да килми бит...
Башлангыч мәктәп укытучысының бурычы, электәге кебек, балаларны хәреф танырга, язарга, санарга, кушу-алуга өйрәтүдә генә түгел шул. Хәзерге заманның таләпләре катгый: укытучы сыйфатлы белем бирү белән беррәттән, нечкә психолог та, рухи-әхлакый тәрбия бирүче дә булырга тиеш. Шул ук вакытта баланың сәләтен ача белү бурычы да йөкләнә аңа.   Иң мөһиме: ата-аналар белән  уртак тел табып эшли белергә тиеш әле ул.
 Бетерү  бетүгә китерә
Бүген без илебез укытучыларга кытлык кичергән, авылларда балалар саны елдан-ел кимү сәбәпле, мәктәпләр ябылу ешая барган чорда яшибез. Авылларны юкка чыгаруга алып барган әлеге проблемаларга ил башлыклары, район җитәкчеләре генә түгел, авылның үз халкы да битарафлык күрсәтсә, алга таба безне ни көтәсен күз алдына китерергә дә куркыныч.
Без булган Мәлләтамак авылына бетү куркынычы янаган алшартлар аз түгел.  1967 елда нигез салынган унберьеллык мәктәптә  2006  елда  туксан бала укыган. Шул чакта ук тугызъеллыкка калдырылган мәктәптә хәзер нибары тугыз укучы белем алып йөри. Моның сәбәпләре авылда балалар тумауда гына түгел бит. 2015 елда тугызъеллык мәктәп ябыла һәм  егерме җиде баланы агачтан салынган иске, капиталь ремонт ясалмаган «Куянкай» балалар бакчасының ике кабинетына күчерәләр. Билгеле, авыл халкы, укытучылар коллективы, ата-аналар балаларның бернинди шартлары булмаган бинада укуларына каршы була. Бергәләшеп республика, ил җитәкчеләренә хатлар язганнан соң, колхоз идарәсенең ташландык хәлдәге бинасын төзекләндерүгә финанс ярдәме алуга ирешәләр. 2016–2017 елдан балалар бакчасы белән башлангыч мәктәптәге сабыйларны укыту, тәрбияләү шул яңартылган бинада алып барыла. Хәзерге вакытта Мәлләтамак балалар бакчасында 16 сабый тәрбияләнә, мәктәптә
9 укучы укый. 230 хуҗалыкта 534 кеше яшәгән авылда балалар саны шактый күп булуына карамастан, мәктәптә укучы балалар саны бик аз булып чыга түгелме? Моны җирле үзидарәдән алынган мәгълүматларга таянып әйтүем: авылдагы 67 бала – мәктәп яшендә, 52 се мәктәпкәчә яшьтә. Димәк, авыл балаларының шактые район мәктәбендә укый, район балалар бакчасында тәрбияләнә дигән сүз.
Белгечләр һәм халык белән аралашуда бары бер нәрсәгә кагылмаска тырыштылар кебек. Ул да булса – бердәм дәүләт имтиханнары. Сынауны бары тик рус телендә генә бирү хокукы калдырылу күпчелек ата-ананы бүгеннән үк итәк-җиңне сызганырга мәҗбүр итә. Күргәнебезчә, күпләр сабыйларын Мөслимдәге рус мәктәбенә йөртеп, әлеге сынауга беренче сыйныфтан ук әзерләнә башлый. 7–8 яшьтән авылдан куптарылган күз нурларының анда бүтән әйләнеп кайтмаячагы турында әлегә уйламый алар.
Мәлләтамак башлангыч мәктәбе директоры Рузилә Насыйфуллина әйтүенчә, мәктәпкәчә яшьтәге 18 баланың әти-әнисе, авылда пропискада торып, шәһәрдә яши яки  укый икән.
– Соңгы ике  елда  авылда 8 бала дөньяга килде. Балалар бакчасы өчен түләүләр кыйммәт булгач (аның күләме бер айга 4000 сум тирәсе), өйдә генә тәрбия-
ләнүче балалар да бар. Район үзәгендә эшләүче әти-
әниләрнең эш сәгате кичке биштә бетә, ә безнең бакча сәгать дүрткә кадәр генә эшли. Шул сәбәпле, ата-
аналар сабыйларын район балалар бакчасына бирергә мәҗбүр. Гадәттә, андагы балалар бакчаларының эш сәгате кичке алтыга кадәр. Авылда белем алучы, тәрбия-
ләнүче балаларның аз булуына эшсезлекнең тәэсире дә зур, – ди Рузилә Насыйфуллина, борчылып. – Тик моны без генә үзгәртә алмыйбыз.
Авылда башлангыч мәктәп була торып, ата-аналарның район мәктәбенә кызыгуы аңлашыла. Бу – район үзәгендә төпле белем алу өчен шартлар әйбәтрәк дип балаларының киләчәген кайгырту хикмәте, минемчә. Аларның кайберләреннән: «4 нче сыйныфтан соң алар укуны барыбер Мөслимдә дәвам итәчәк. Безгә аларны хәзер үк күнектерү уңайлырак», – дигән җавап  ишеттек. Мәлләтамакта китапханәче булып эшләүче Игошева Людмиланың да кызы Мөслим мәктәбендә белем ала икән.  «Мин авыл мәктәбенә һәм укытучыларына карата бернинди дәгъва белдерә алмыйм. Балам күбрәк рус телендә аралаша, аңа әлегә татар телендә сөйләшү кыенрак. Гаиләбездә ике телдә дә сөйләшәбез, чөнки әнием  рус, әтием керәшен. Авыл мәктәбендә татар телендә белем алу кызыма авыррак булыр дип уйладык. Ул бик сәләтле, «5»ле билгеләренә генә укый. Районда укыр, сәләтен күрсәтер өчен шартлар да күбрәк, дип, киләчәген уйлап илттек инде Мөслимгә. Әле күптән түгел генә Самира республика күләмендә узучы «Әйләнә-тирә мохит» олимпиадасында башлангыч сыйныфлар арасында иң югары балл җыйды», –   дип, шатлыгын да  уртаклашты Людмила.
 Авылны халык үзе бетерәме?
Мәктәбе булмаган авыл яши алмый.  Ә бит яшьләр, балалар, мәктәп, балалар бакчасы, ни дисәк тә, авылның йөзен, киләчәген билгели. Үз авылын яратып, ата-ана нигезен саклап, кадерләп яшәүчеләр кирәк авылга! Мәлләтамакта  да бар андый булдыклы авыл егетләре. Берәүләр кибетләр тотса, кемдер тимер, калай эшләре белән мәшгуль. Кошчылык фермасы оештырган һәм төзелеш белән шөгыльләнүче Рушат Рөстәмов турында да шулай дип әйтеп була.
– Безнең авыл районга якын булгач, буш-ятим йортлар юк диярлек, авылда калучы яшьләр дә шактый. 2015 елда тугызъеллык мәктәп ябылу проблемасы килеп тугач, авылда элеккеге район башлыгы катнашында җыелыш үтте. Ул вакытта авыл мәктәбендә –
  23 бала, ә 22 се  район үзәгенә   йөреп укый иде. «Кемнәрнең балалары Мөслимдә?» – дип кызыксынды район җитәкчесе. Халык арасыннан «Безнеке, безнеке» дигән тавыш шактый ишетелде. «Сезнең үзегезгә авыл кирәк булмагач, мин нишлим? Авылыгызда мәктәп эшли, нигә балаларыгызны Мөслимгә илтәсез?» –
 дип, ачыктан-ачык халыкка мөрәҗәгать итте ул, –  ди Рушат, мәсьәләнең икенче ягына ачыклык кертергә тырышып. – Авылның мәктәбен генә түгел, үзен дә үзебезнең халык бетерә. Җитәкчеләрне генә гаепләргә кирәкми монда,– дип саный эшмәкәр. Аның фикеренчә, авылда эшмәкәрләр артса, халык  ашлы да, эшле булыр иде. Бүгенгесе көндә Рушат Рөстәмовның кошчылык фермасында дүрт кеше хезмәт куя. Кыш айларында аның төзелеш объектларында 20–25 кеше эшләсә, җәен эшчеләр саны 60–70 шәр кешегә җиткән. Эшмәкәр җәйге каникуллар вакытында эшкә өлкән сыйныфлардагы мәктәп укучыларын да җәлеп итә икән. Ай ярым вакыт эчендә  20–25 мең сум хезмәт хакы алучы укучылар да булган. Яшьләргә үрнәк күрсәтүче мондый кешеләр булганда, авыл яшәр дигән өмет бар әлегә.
Таңсылу Габидуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ