Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче әти-әниләр комитеты: тәнкыйть түгел, тәкъдим мәйданчыгы

Иртәгә Балаларны яклау көнендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр әти-әниләр комитеты мәйданчыгы ачылачак. Чарада 20 ләп әти-әни катнашачак. Комитетның төп максаты проблемалар туры...

Иртәгә Балаларны яклау көнендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр әти-әниләр комитеты мәйданчыгы ачылачак. Чарада 20 ләп әти-әни катнашачак. Комитетның төп максаты проблемалар турында гәпләшү, тәнкыйтъ фикерләр белән уртаклашу, төрле сорауларга җавап эзләү түгел, ә әти-әниләргә үзләренә тәкъдим белән чыгу мөмкинлеген бирү, – дип хәбәр итте ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева балаларны яклау көненә багышланган матбугат конференциясендә.
Беренче эксперт әти-әниләр мәйданчыгында төрле кызыклы темалар күтәреләчәк. Ләкин беренче утырышның төп темасы -балаларның җәйге ялын планлаштыруга җаваплы карау, лагерьларда гына түгел, шулай ук өйдә ял көннәрендә мәгънәле итеп үткәрү. Комитет  проблемалардан чыгу юлларын күрсәтүче берләшмә булыр дигән өметтә кала оештыручылар. Ботен республика әти-әниләренә 16.30 да комитетның беренче онлайн утырышына кушылырга мөмкин. Биредә комитетның рәисе дә сайланачак.
Шулай ук балаларны яклау көнендә төзекләндерүдән  соң уникаль «Восток» балалар сәламәтләндерү лагере ачылачак. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Иртәгедән 40 сәламәтләндерү лагерьлары үз ишекләрен ача.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ