Логотип Магариф уку
Цитата:

Без укытучылар декадасында катнаштык

Мәктәбебез тормышында элек-электән яшәп килгән матур традицияләр күп. Шуларның берсе – коллектив белән бергә мәдәни чараларда катнашу. Төрле спектакль, матур концерт, кызыклы тамашаларга күмәкләшеп ба...

Мәктәбебез тормышында элек-электән яшәп килгән матур традицияләр күп. Шуларның берсе – коллектив белән бергә мәдәни чараларда катнашу. Төрле спектакль, матур концерт, кызыклы тамашаларга күмәкләшеп барып, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга яратабыз без.
Әлеге гадәтебезгә тугры калып, 6 октябрь көнне башкалабыз Казанга кузгалдык. Быелгы сәяхәтебез бигрәк тә истә калырлык булды. Ни өченме?
«Мәгариф» журналы сайтыннан Г.Камал театрының Укытучылар декадасы оештыруын белдек.
Декада кысаларында оештырылган әле яңа гына эшли башлаган татар театры тарихының интерактив музей-комплексына экскурсия барыбызны да таң калдырды. Озатып йөрүчебез Миләүшә Фирдәвесовна оештырган театр тарихына бер сәгатьлек сәяхәт кызыклы  һәм мәгълүмати яктан бик бай булды.

Сәяхәтебез Г.Камал театрында дәвам итте. Биредә республикакүләм Укытучылар декадасының йомгаклау көне узды. Чара хәзерге вакытта аеруча мөһим булган куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алып оештырылган иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры  Илсур Гәрәй улы Һадиуллинның котлау сүзләре залда утырган барлык мөгаллимнәрнең күңеленә ялкын кабызырлык, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында гына түгел, алга таба да илһамланып эшләргә, яңа үрләр яуларга рухландырырлык булды.
Инде бүгенге көннең кульминациясе җитте. Сәхнәдә – без күптән көткән, 2020 елда билетлар алып та, пандемия сәбәпле, күрү насыйп булмаган тамаша – Илгиз Зәйниевнең «Бию пәрие» спектакле. Ике сәгать ярымлык тамаша, барыбызны да әсир итеп, бер сулышта үтте дә китте. Күтәренке кәеф, башкала тәэсирләре белән хисләнеп, кайтырга чыктык. Бүгенге хисләр генә онытылмас әле.
Һәр эшнең башы була. Укытучылар көне уңаеннан планлаштырылган әлеге сәяхәтебезне оештыруда зур ярдәм иткәннәре өчен район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Н.Габдрахмановка, мәгариф бүлеге белгече И.Г.Мотыйгуллинга, безнең иминлегебезне кайгырткан автобус шоферыбыз Мөнир абый Мостафинга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Зөбәрҗәт ХӘЙБУЛЛИНА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ