Логотип Магариф уку
Цитата:

Бишмунча мәктәбенә автобус юк

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга 70 яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшыруы мәгълүм булды.  Федераль программа кысаларында респу...

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга 70 яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшыруы мәгълүм булды.  Федераль программа кысаларында республикага барлыгы 120 автобус  биреләсе.  Автобусларның калган 50 се мәктәпләргә декабрь ае азагында тапшырылып бетәчәк.
Бүген республикада  мәктәп укучыларын уку йортларына илтүче 810 транспорт чарасы  бар һәм алар өчен 861 маршрут эшли. Бу автобуслар имин  йөрү буенча заман куйган  таләпләргә тулысынча җавап бирәләр. Район башлыкларына Президентның мәктәп автобусларын төзеклеген күзәтеп  торулары турында мөрәҗәгате җиткерелгән.
Татарстан Президентының сүзләренчә, белем бирүнең сыйфатын күтәрү,  балалар ташуны дөрес  оештыру, аларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре – болар барысы да дәүләт һәм муниципаль органнарның төп бурычы.
Яңа автобуслар яңа маршрутларга чыкканнан соң, хәрәкәтнең тотрыклылыгын тагын да ныгытыр  һәм тузган транспортны яңартырга мөмкинлек бирер дип уйлыйлар.
Хәзер  республиканың мәктәп автобуслары автопаркында  23 мең укучыны йөртү белән тәэмин итүче 810 транспорт чарасы бар.  Соңгы өч елда  муниципалитетлар 352 яңа мәктәп автобусы алган иде.
Шуңа карамастан районнарда мәктәп автобуслары белән шау-шу гел чыгып тора. Әйтик, Әлмәт районында 26 мәктәп автобусы йөреп торса да, техника бөтен мәктәпләргә дә җитәрлек түгел, кайбер автобуслар икешәр рейс ясый, дигән хәбәр бар. Районга яңа гына өч автобус кайтса да (тагын 2 автобус декабрьдә кайтасы), Бишмунча авылы халкы  мәктәпләренә автобус кайчан булыр икән дип көтә.
                                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ