Логотип Магариф уку
Цитата:

Бит тиресен салкыннан ничек сакларга?

Купшаклану, ялкынсыну, төс китү... Бит тиресенә хас булган әлеге үзгәрешләр көзге-кышкы айларда һәркемгә таныш. Салкын һавадан купшакланган тиредә май бүленү процессы бозыла, бактерия-ләр үрчи һәм шун...

Купшаклану, ялкынсыну, төс китү... Бит тиресенә хас булган әлеге үзгәрешләр көзге-кышкы айларда һәркемгә таныш. Салкын һавадан купшакланган тиредә май бүленү процессы бозыла, бактерия-
ләр үрчи һәм шуның аркасында кызыл төрткеләр барлыкка килә. Табиб дерматолог, косметолог һәм трихолог Эльвира Салихова әйтүенчә, бит тиресе мондый хәлгә төшмәсен, табигый матурлыгын җуймасын өчен, аны тиешенчә тәрбияләү зарур. Ә моның өчен косметологик чараларны уйлап, аларның максатын һәм кулланылышын аңлап сайлау мөһим.
Бит тиресе нәрсәгә мохтаҗ?
– Бит тиресе матур булсын дисәң, аны көн саен иртә-кич чистартып (гель, күбек, молочко), яңартып (тоник) һәм дымландырып (крем) торырга кирәк, –
дип башлады сүзен белгеч. Әлеге чаралар бит тиресенең нинди булуына карап сайланырга тиеш. Майлы тирегә май бүленүне көйләүче һәм тиренең тирән катламнарына профилактик тәэсир итүче чаралар (юыну өчен гель, күбек) яхшы.
Коры тире өчен дымландыру һәм туендырып тору чаралары күрү мөһим. Болар – юыну өчен косметологик сөт (молочко), күбек, гидрофил мае. Сабын белән юыну катгый тыела, чөнки ул бит тиресен кипшертә, корыта, майның артык бүленеп чыгуына китерә.
Йөзеңне кызыл төрткеләр чуарламасын дисәң, йоклый торган мендәр тышын һәм бит сөлгесен еш алыштырырга туры килә, чөнки алар бактерияләр өчен үрчү җирлеге булып тора. Иң яхшысы – битне бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфетка белән киптерү. Исегездә тотыгыз: бит тиресе кайнар суны да үз итми, җылымса су белән юынуны гадәткә кертегез.

Һәр фасылның үз кагыйдәсе
Көндәлек чаралардан тыш, кышкы салкыннарда бит тиресе махсус игътибар таләп итә. Бу уңайдан табибның берничә киңәшен истә тотыйк:
• Составында спирт булган лосьон кулланудан баш тартыр-
га, ул тирене корыта.
• Үзегезгә энзим (үсемлек) яки кислоталы өй пилингы ясарга тәкъдим ителә. Ул тире күзәнәкләрен яңарта һәм аларның дым сеңдерү сыйфатын яхшырта (майлы һәм катнаш тирегә атнага ике тапкыр, коры тирегә бер тапкыр).
• Көндәлек кремга өстәп, составында югары һәм түбән молекуляр гиалурон кислотасы, азулен булган сыворотка кулланырга мөмкин, ул тирене дымландырырга һәм зарарланган урыннарын яңартырга сәләтле.
• Флюид яки эмульсия кебек җиңел косметик чаралар кыш өчен түгел, аларга алмашка куе текстуралы крем кулланырга кирәк. Ул урамга чыккач – салкыннан, өйгә кергәч, җылылык батареялары тәэсиреннән саклагыч катлам ролен үти.
• Ялкынсынуга бирешүчән майлы тирегә атнага 2–3 тапкыр дымландыручы битлек кулланырга кирәк.
• Биттә иң нечкә, нәфис тире – иреннәрдә. Корылыктан саклау өчен, иренгә бальзамны көндез генә түгел, төнлә дә сөртергә.
• Витаминнар эчәргә һәм туклану рационын файдалы ризыклар белән төрләндерергә кирәк.
Саклагыч крем кулдан төшмәсен
– Көз-кыш кояш бик актив булмаса да, саклагыч крем – иң кирәкле һәм мөһим косметик чара. Гомумән, саклагыч крем һәр сезонда көн дә кулланылырга тиеш, – ди Эльвира Салихова.
– Ни өчен саклагыч крем турында аеруча да басым ясап сөйлисез? – дип кызыксынам.
Белгеч әйтүенчә, кояш тән тиресен D витамины белән баетып кына калмый, каралта һәм киптерә дә. Ультрафиолет нурларның туры тәэсире тирене ялкынсындырып яргаларга мөмкин. Шуңа күрә ел әйләнәсендә кояш нурларыннан саклану чаралары турында онытмау бик мөһим. Бу – беренче чиратта SPF крем. SPF (яки Sun Protection Factor) – UV-нурланышыннан саклаучы фактор. Аның күрсәткече югарырак булган саен, саклагыч функциясе дә нәтиҗәлерәк. Даими рәвештә ультрафиолет нурлары йогынтысы астында булган тән тиресен бик тиз ачыкларга мөмкин: ул тупас һәм яргаланган була. Шуңа күрә җәен, ким дигәндә, SPF 50, ә кышын SPF 20–30 кремнары кулланыла. Әгәр дә тән тиресенә, шул исәптән бит тиресенә таплар чыга торган булса, кыш көн дә югары күрсәткечле SPF кремыннан файдаланырга туры килә.
– SPF кремны даруханә, профессиональ кибет яки косметологтан алырга киңәш итәм, – ди табиб. – Сүз уңаеннан, кремнарны алтын бәясенә сатып алучылар да бар. Мин аларга, акчаларын әрәм иткәнче, косметологик процедураларга йөрергә киңәш итәр идем. Крем кыйбатрак булган саен яшәртә торган тылсым көченә күбрәк ия була, дип ышану дөреслеккә туры килми. Шул ук вакытта кремның бик арзанлысына да кызыгырга кирәкми. Шуны да әйтеп китим: кремны төрле яшьтәгеләр өчен дип бүлеп күрсәтүләр – сатып алучыларны җәлеп итү өчен уйлап табылган алым гына. Яшь кыз әнисенең 40+ кремын кулланса, аннан бернинди зыян да күрмәячәк.
Косметологка кайчан мөрәҗәгать итәргә?
– Бит тиресе өчен махсус косметик процедуралар аз түгел, – дим. – Косметологка мөрәҗәгать итү бик мөһимме?
– Бу һәр кешенең үзеннән тора, – дип аңлатты Эльвира Салихова. – Ләкин тире ул – йөрәк, үпкәләр кебек үк орган. Кешедә иң зур мәйданны биләүче орган! Организмдагы һәрнәрсә кебек үк, тире дә кайчак авыруларга бирешә һәм табиб ярдәменә мохтаҗ була. Дерматокосметолог ул – тире сәламәтлеге һәм матурлыгы өчен җаваплы табиб. Шуңа күрә бит тиресенә бәйле теләсә кайсы проблема белән нәкъ менә табибка барырга һәм чишелеш юлларын бергәләп эзләргә кирәк.
Матурлык салоны яки клиникаларда, мисалга, пилинг, механик чистарту, мезотерапия, контурлы пластика, ботокс, фотояшәртү, электроток бирү һәм башка бик күп процедуралар бар. Ләкин аларны эшләтер алдыннан шул ук косметолог белән киңәшү зарур, чөнки теләсә кайсы процедура кемгәдер килешмәскә дә мөмкин. Бөтенләй файда дә бирмәве дә бар.
Мәсәлән, әгәр дә бит тиресе коры икән, аны пилинг белән өстәмә корытыр урынга, мезотерапия һәм регенерация процедуралары ярдәмендә дымландыру яхшырак. Ә менә майлы тирегә, киресенчә, пилинг килешә. Әлеге процедура тиренең корышып киткән катламын йомшартырга һәм чистартырга булыша.
Сүз уңаеннан, пилингны җәй көне эшләмиләр. Чөнки бу чорда кояш нурлары бик актив була һәм, тиешенчә сакланмаган очракта, биттә таплар барлыкка киләчәк. Мондый процедураның вакыты – октябрь–апрель айлары.
Диләфрүз ФАЗЫЛҖАНОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ