Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгар ислам академиясе студентларына дәүләт үрнәгендәге диплом бирәчәкләр

Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академия студентларының дәүләт үрнәгендәге дипломга да ия була алуын әйтте.«Безгә беренче курска килгән студентлар пара...

Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академия студентларының дәүләт үрнәгендәге дипломга да ия була алуын әйтте.
«Безгә беренче курска килгән студентлар параллель рәвештә теология программасын да үтә ала. Дөрес, барлык студентлар да түгел. Конкурс ярдәмендә 10-15 кешене сайлап алабыз. Болгар ислам академиясен тәмамлаганда, алар теология буенча дәүләт үрнәгендәге диплом һәм фундаменталь ислам белеме ала», — диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Дәүләт үрнәгендәге диплом дөньяви оешмага эшкә урнашканда кирәк. Болгар ислам академиясенә студентлар, гадәттә, дини оешмада эшләү өчен югары белем алырга килә. Академия ислам фәннәре буенча фундаменталь белем бирсә дә, дөньяви җәмгыятьтә аның кулланышы тар. Шуның өчен уку йорты студентларына, аспирантларына параллель рәвештә дөньяви белгечлек үзләштерергә мөмкинлек бирә.
«Киләчәктә башка өстәмә дөньяви юнәлешләр дә булачак. Сүз филология һәм педагогик белем турында бара», — диде Айнур Тимерханов.

«Татар-информ» материалы буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ