Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгарга экскурсия

Узган уку  елыннан сыйныф җитәкчесе булдым. Шул чакта ук укучыларымны Болгар шәһәрлегенә экскурсиягә  алып бару теләге туган иде. Шушы хыялым быел тормышка ашты.Мәктәбебезнең тарих укытучысы...

Узган уку  елыннан сыйныф җитәкчесе булдым. Шул чакта ук укучыларымны Болгар шәһәрлегенә экскурсиягә  алып бару теләге туган иде. Шушы хыялым быел тормышка ашты.
Мәктәбебезнең тарих укытучысы Ринат Миңнегаян улы Хәйруллин: “11 нче сыйныф укучылары белән  Болгарга барсак, ничек булыр икән" – дип тәкъдим итүгә сөенеп риза булдым. Әти-әниләр дә, мәктәп дирекциясе дә теләктәшлек белдерде.
Октябрьнең матур бер көнендә Изге Болгар җиренә чыгып киттек. Ринат Миңнегаян улы, Болгар турындагы тарихи истәлекләр турында сөйләп, экскурсиябезне тагын да җанландырды. Укучылар Ринат абыйның сөйләүләрен бирелеп тыңладылар.  Алар өчен халкыбыз  тарихының  яңа битләре ачылды.

    Болгар шәһәре – Х –ХV гасырларда Урта Идел һәм Урал буенда формалашкан һәм төп урынны тоткан уникаль цивилизация дәрәҗәсенә җиткән аерым бер археологик күренеш. Ул 1431 елда рус кенәзе Федор Пёстрый гаскәре тарафыннан юкка чыгарыла. Аның чәчәк атып яшәгән чоры XIV гасырга карый. Икенче төрле әйтсәк, Болгар — Алтын Урда чоры шәһәре. Хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган һәм дә археологик казу эшләре вакытында табылган таш-кирпеч архитектура корылмаларының барысы да монгол-татарлар хакимлек иткән заманга нисбәтле. Озынлыгы 8 чакрымга җитә язган һәм 380 га мәйданны колачлаган борынгы шәһәр ныгытмаларын да XIV гасыр урталарында гына төзегәннәр. Атаклы Ага-Базар урынын казыганда килеп чыккан күпсанлы бакыр-көмеш тәңкәләр арасында X – XI йөзләрдә сугылганнары юк. Нумизматлар Ага-Базарның сәүдә үзәге буларак иң актив яшәү чорын XIV гасыр ахыры-XV гасыр башы белән билгели. Болгар дәүләте төрки дәүләт булган, биредә күбесенчә төрки халыклар, болгарлар, суварлар, барсиллар, биләрләр, эсегелләр яшәгән. Соңрак ул кабиләләр берләшеп, бердәм болгар халкы барлыкка килә. Шулай ук дәүләттә фин-угор халыклары – хәзерге чирмеш, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларның бабалары да күп булган.
 Болгар җирләрен төзекләндерү буенча бик күп эш башкарылган. Биредә яңа мәчет төзелгән, чатырлар лагере, икмәк музее, елга порты, кунакханәләр Болгар җирләрен ямьләндереп тора. Без шундый тарихи җирләрдә яшибез һәм моның белән горурланабыз. Экскурсиябез укучыларга бик ошады, кайсы гына музейга керсәк тә, укучылар һәр экспонантны кызыксынып карадылар. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: музейларга керү укучылар өчен ирекле иде.
   Шушы экскурсияне оештыруда катнашкан әти-әниләргә,  мәктәп администрациясенә, тарих укытучысы Ринат Миңнегаян улына һәм шоферларыбыз – Ильяс һәм Фәнил абыйларына укучылар нык рәхмәтле булдылар. Алар булмаса, минем хыялым тормышка ашмас иде. Рәхмәт, Сезгә.
  Фәния ДӘҮЛИЕВА, Мамадыш районыУрта Кирмән урта мәктәбенең 11 нче сыйныф җитәкчесе.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ