Логотип Магариф уку
Цитата:

Булачак химиклар, биологлар – Яңа Арыш мәктәбендә

Кеше гомере аккан сулар кебек үтә дә китә. Кеше гомерен искән җил белән чагыштырыр идем мин. Хәзерге тормыш бик тиз адымнар белән бара төсле, вакыт агышын сизмичә дә каласың. «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен...

Кеше гомере аккан сулар кебек үтә дә китә. Кеше гомерен искән җил белән чагыштырыр идем мин. Хәзерге тормыш бик тиз адымнар белән бара төсле, вакыт агышын сизмичә дә каласың. «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә катнашучы укучылар, әти-әниләр дә бүген үткәннәрен  хәтердән яңартты.
Соңгы кыңгырау. Кайчан гына беренче кыңгырау чыңы яңгыраган иде. Тавышы гына үзгә кебек кыңгырауның. Беренчесе шатлыклыклы булса, бүгенгесендә моңсулык та бар аның.
11 ел вакыт 11 ай кебек үзенең шатлык-борчулары белән үткән дә киткән. Шунысы сөенечле: якты истәлекләргә бай быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп еллары. Еллар үткәч тә сагынып сөйләрлек күрсәткән уңышлары бар аларның.
Тормыш – көрәш мәйданы. Анда ялгышлар да, сөенечләр дә була. Шахмат уенындагы кебек, отасың да, оттырасың да. Рәҗәп Вәлиев белән Фирдүс Миңнәхмәтов 2018 елда мәктәбебездә укыган чорда үз сәләтләрен  ТНВдагы «Тамчы шоу» интеллектуаль уенында да күрсәттеләр. Алган белемнәре аларга җиңү шатлыгы алып килде.
Мәктәбебезнең быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары моннан унбер ел элек тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән иделәр. Серле дөнья көтә кебек тоелды аларга. Ягымлы карашы белән белем серләренә төшендергән беренче укытучылары Әлфия Сәлимҗан кызы Гыйльмеханова салган белем дөньясында алар эзләнүләрен,тырышлыкларын ел саен арттыра, ныгыта бардылар.

Балачакта хәрефләр танырга, иҗектән сүзләр ясарга өйрәнсәләр, югары сыйныфларда аларны химик формулалар, физик законнар алмаштырды.
Үткәннәргә борылып карасаң, бу сыйныф үзенең бердәмлеге, тырышлыгы белән аерылып торды. Район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадалардагы нәтиҗәләр бу сыйныфтагы укучыларның уңышлары турында сөйли. Рәҗәп Вәлиев соңгы өч елда, мәктәбебез данын яклап, 9 тапкыр җиңүче, ә Фирдүс Миңнәхмәтов 6 тапкыр җиңүче исеменә лаек булды. Ул шулай ук «Олимпка юл» олимпиадасында химия фәне буенча призлы урынга лаек дип табылды. Алмаз Гыймадиев исә биология буенча олимпиадада җиңүче булды.
Чыгарылыш сыйныфтагы укучыларыбызның күп кенә уңышлары химия-биология өлкәсенә карый. Фән нигезләренә төшендергән өчен алар укытучылары Галия Гыймран кызы Нәбиуллинага аеруча рәхмәтле.
Аларның алган белемнәре, ирешкән уңышлары киләчәк тормышларында да үз урыннарын табарга ярдәм итәр, дип ышанам. Алар киләчәк тормышларын химия, биология, информатика юнәлешләре буенча дәвам иттерергә тели.
Айгөл ВӘЛИЕВА,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе укытучысы.

 

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ