Логотип Магариф уку
Цитата:

Бушлай финанс гыйлеме алыгыз

Россия Банкының финанс гыйлеме буенча көзге сессиясендә республиканың 478 мәктәбе катнашты. Сентябрь-декабрь айларында Татарстан буенча 20,5 мең мәктәп укучысы онлайн-дәресләрдә финанс гыйлеме алды. А...

Россия Банкының финанс гыйлеме буенча көзге сессиясендә республиканың 478 мәктәбе катнашты. Сентябрь-декабрь айларында Татарстан буенча 20,5 мең мәктәп укучысы онлайн-дәресләрдә финанс гыйлеме алды. Алар 2 меңләп дәрес тыңлады. Араларында иң популярлары «Шәхси финанс планы. Максатка ирешү юлында», «Бурычка батмауның биш гади кагыйдәсе», «Финанс гыйлеме нигә кирәк?» кебек темаларга багышланган иде. Вебинарларның уңайлы форматы Россия буйлап йөзләгән мәктәптә дәресләр уздыру мөмкинлеге бирә.
Татарстан буенча Милли банк хәбәр итүенчә, язгы сессия агымдагы елның 29 нчы гыйнварыннан 19 нчы апреленә кадәр узачак. Әлеге проектта теләсә кайсы мәктәп бушлай катнаша ала. Моның өчен DNI-FG.ru сайтына кереп, расписаниедән теләгән дәресне сайлап, заявка калдырырга кирәк. Һәр теманың эчтәлеге буенча кыскача аңлатма бирелгән һәм катлаулылык дәрәҗәсе дә күрсәтелгән.
«Мин «Кертемнәр: ничек сакларга һәм арттырырга» дигән темага онлайн-дәресләр алып барам. Укучыларны, гадәттә, банкның ышанычлылыгын билгеләү, лицензиясен алсалар, нишләргә кирәклеге, иң кулай депозитны ничек мөстәкыйль рәвештә исәпләп чыгарып булуы кызыксындыра. Дистанцион дәресләр иң ерак авыллардагы балаларга да шәһәр мәктәпләрендәге укучылар кебек үк белем алу мөмкинлеге бирә», – ди Татарстан буенча Милли банк бүлекчәсе хезмәткәре, онлайн-дәресләр алып баручы Михаил Иванов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ