Быел «Соңгы кыңгырау» бәйрәме ничек үтәчәк?

Быел мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре» гадәттәгечә узарга мөмкин. Бу турыда журналистларга мәгариф министры Сергей Кравцов әйтте.

Ул Мәскәүнең Грибоедов исемендәге мәктәптә «Россия-мөмкинлекләр иле» дигән ачык дәрес үткәрде. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Мәктәпләрдә расписание нинди булуга карамастан, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрергә тәкъдим итәм. Гадәттә, ул май азагында, 25 майда уза. Гадәттәгечә үткәрергә тәкъдим итәм. Сәбәпләр булган очракта бәйрәмне иртәрәк тә үткәрергә була», — диде министр.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.