Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген – Бәраәт кичәсе

Ислам дине галимнәре аңлатуына караганда, Бәраәт кичәсе Кадер кичәсеннән соң иң изге кич санала. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгендә иңдерелгән, диләр.Ул шәгъбан аеның 14 нче к...

Ислам дине галимнәре аңлатуына караганда, Бәраәт кичәсе Кадер кичәсеннән соң иң изге кич санала. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгендә иңдерелгән, диләр.Ул шәгъбан аеның 14 нче көненнән 15 енә каршы кичтә була.
Бәраәт – бурычтан һәм җәзадан котылу дигән мәгънәдә. Димәк, Бәраәт кичәсе дигәндә ул гөнаһлардан котылу кичәсе буларак та күздә тотыла.Әйтүләренә караганда, Бәраәт кичәсендә һәркемнең бер еллык бәраәтләре языла һәм фәрештәләргә языла икән. Бәраәт кичәсе теләкләр һәм догалар кире кайтарылмый торган кич тә икән әле. Шуңа да белеп я белмичә кылган гөнаһлардан һәркайсыбызга котылырга язсын, гөнаһлар кылуга караганда булдыра алган кадәр изге гамәлләр кылырга тырышсак иде. Бигрәк тә бүгенгедәй буталчык заманда. Бу бит дини бәйрәм, дин юлында йөрүчеләргә генә кагыла дип уйламасак иде.
               Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ